САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дуслык көнен бергә бәйрәм итик, дуслар

30 июль - Халыкара дуслык көне.

Бүген - Халыкара дуслык көне. Ул күпләргә кагыла торган бәйрәм, һәм быел унынчы тапкыр билгеләп үтеләчәк. Бу датаны бәйрәм итү традициясе Көньяк Америкада барлыкка килгән.
Ә нәрсә соң ул дуслык? Бу сорауга төрлечә җавап бирергә мөмкин. Дуслыкның кызлар-егетләр арасында булганы, халыклар дуслыгы, профессиональ, сәяси, китап белән, табигать белән булган төрләре бар. Бүгенге көндә исә социаль челтәр эчендә генә булган дуслык аеруча популярлашып китте. Бу бигрәк тә яшьләр арасында актуаль. Тормыш хәлләре һәм үзгәрешләренә карамастан, без дусларыбызга аларның кирәк булулары турында, аларга хөрмәт белән каравыбызны әйтергә тиешбез.
Әлеге бәйрәмнең кайчан һәм кем тарафыннан кертелгәне билгеле булмаса да, ул үз популярлыгын югалтмый. Без нәкъ менә шушы көнне, бәлки, кайберәүләр күптән хәбәрләшмәгән дусларына шалтыратып, хәлләрен белешерләр, җыелып, күрешеп, вакытларын күңелле үткәрерләр, дигән өметтә калабыз һәм бу тормышта дус-тату яшәргә чакырыбыз.
Ә сез чын дуслыкка ышанасызмы? Сезнең өчен нәрсә ул дуслык? Фикерләрегезне комментарийларда калдырыгыз, дуслар.

 

Реклама

Альбина Сабирова

Фото:https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X