САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Дуслар, "утренниклар" Сарманда гына түгел, артисларның да күңелле үтә икән( ФОТО,ВИДЕО)

Тиздән язның беренче бәйрәме - 8 март. Шул уңайдан балалар бакчаларында, мәктәпләрдә гүзәл затларга, әниләргә, әби-апаларга багышлап «утренник»лар ясыйлар. Җырчы Ландышны улы Гомәр әнә ничек җитди итеп котлаган. Егет кеше егет кеше шул ул, сирәк елмая. Ә бу Гөлназ Сәфәрова һәм аның улы Айдан. «Балалар бакчасында 8 март бәйрәме белән...

Тиздән язның беренче бәйрәме - 8 март. Шул уңайдан балалар бакчаларында, мәктәпләрдә гүзәл затларга, әниләргә, әби-апаларга багышлап «утренник»лар ясыйлар.

Җырчы Ландышны улы Гомәр әнә ничек җитди итеп котлаган. Егет кеше егет кеше шул ул, сирәк елмая.

Ә бу Гөлназ Сәфәрова һәм аның улы Айдан. «Балалар бакчасында 8 март бәйрәме белән котлап куйдылар инде. Бөтен кеше балалары белән тыныч кына фотога төштә,бер без нормально гына төшә алмыйбыз.Айдан йөгерә,сикерә,фотога төшмәс өчен әллә кайларга чабып китә,чырайларын сыта», дип бүлешә Гөлназ.

Камал театры артисты Раил Шәмсуаров та кызының «утреннигына» барган. Фотолар һәм видео белән хатыны Зөлфия бүлешә.

Реклама

Скрипкачы Динә Закирова: «Кызым Зәлиякәйнең беренче бәйрәме, 24 нче «Энҗекәй» бакчасына йөрибез без, бүген әниләр белән мастер-класс үткәрделәр», дип язып куйган.

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

    Реклама

    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев

    2
    X