Дүсемдә яшәүче Сирин Әхмәдишинны авылдашлары бик хөрмәт итәләр

- Уникаль кеше. Үзе тырыш, тынгысыз, кулыннан килмәгән эше юк, - дип мактады мәктәп директоры Ринат Дәүләтов.

Бу сүзләрдә хаклык барлыгына аның белән күрешеп, очрашып сөйләшкәч, тагын бер кат инандык. Ишегалларындагы гүзәл бакчаны күрүгә, аның, чыннан да, табигать кешесе икәненә төшенү кыен түгел.

  • Чәчәкләрне әнием Флера, тормыш иптәшем Гөлназ яраталар. Алар утырта, мин төзекләндерәм, - диде ул, бакчасындагы матур күлләвеккә ишарәләп.

Чыннан да, гаҗәпләнерлек. Гади авыл ихаталарында да зәвыклы бакча ясау серләрен беләләр хәзер. Бары тик иренмәскә генә кирәк. Ә тырышлык Сирин абыйда җитәрлек. Умарталар да тота ул. Ә бу эш бик күп сабырлык, төгәллек таләп итә. Барысына да өлгерергә дә кирәк бит. Өстәвенә авыл территориясендә урнашкан күлләрне, чишмәләрне дә төзекләндереп, карап тора икән әле ул.

Бу хакта тулырак газетабызның 7 август санында укыгыз.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде