САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Дүсем кызы Лина Хәсәншина Тукай турында шигырьләр язган

Бүген "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" шигырь бәйрәме үткәргән иде. Без сезгә Дүсемнән Лина Хәсәншинаның шигырьләрен тәкъдип итәбез. Сезнең дә шигырьләрегезне сайтта күрәсегез килсә, sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрә аласыз. Тукай абый! Тукай абый, синең каләмеңне Кулларыма килә аласым, Шул каләмең белән еллар буе Гел туктамый килә язасым. Синең каләмең язган бик тә...

Бүген "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" шигырь бәйрәме үткәргән иде. Без сезгә Дүсемнән Лина Хәсәншинаның шигырьләрен тәкъдип итәбез. Сезнең дә шигырьләрегезне сайтта күрәсегез килсә, sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрә аласыз.

Тукай абый!

Тукай абый, синең каләмеңне

Кулларыма килә аласым,

Шул каләмең белән еллар буе

Гел туктамый килә язасым.

Синең каләмең язган бик тә матур,

Булса да ул тик каурыйдан.

Чыра яктысында язгансың син,

Талсалар да куллар арудан.

Авырлыклар сине шулай, матур итеп,

Мәҗбүр иткән шигырь язарга.

Чын дөреслек һәрбер шигыреңдә -

Кирәк бары укып карарга

***

Шигырь юлы - җылы кояш

Шагыйрь абыйның язмышы

Булган мәңгелек уттай.

Аның һәрбер шигырь юлы

Балкый җылы кояштай.

Үзе исән булмаса да,

Бар да хөрмәт итәләр,

Аның һәйкәленә

Гөл, чәчәкләр илтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев