САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Дөньяның ике могҗизасы

Яшем бер дә ун­си­гез­дән уз­мый, Әле унөч бу­ла, әле унал­ты. Хис­лә­рем дә гел яшә­реп то­ра, Хы­я­лым да һа­ман ка­нат­лы. "Нәр­сә­дә соң се­ре?" - дип со­ра­саң, Се­ре аның, дус­тым, бик га­ди: Гел нә­ни­ләр ара­сын­да яшим, Мин алар­ның дус­ты - мө­гал­лим. Г.Нәҗ­ми­е­ва. Ко­яш­лы ир­тә. Син эш­кә ашы­га­сың. Ку­лың­да­гы сум­ка­да кич буе яса­ган...

Яшем бер дә ун­си­гез­дән уз­мый,

Әле унөч бу­ла, әле унал­ты.

Хис­лә­рем дә гел яшә­реп то­ра,

Хы­я­лым да һа­ман ка­нат­лы.

"Нәр­сә­дә соң се­ре?" - дип со­ра­саң,

Се­ре аның, дус­тым, бик га­ди:

Гел нә­ни­ләр ара­сын­да яшим,

Мин алар­ның дус­ты - мө­гал­лим.

Г.Нәҗ­ми­е­ва.

Ко­яш­лы ир­тә. Син эш­кә ашы­га­сың. Ку­лың­да­гы сум­ка­да кич буе яса­ган күр­гәз­мә әс­бап­лар. Юл­дан бар­ган­да, си­нең бе­лән исән­лә­шү­че­ләр­гә чак-чак җа­вап би­реп өл­ге­рә­сең. Бо­лар - син тәр­би­я­лә­гән нә­ни­ләр­нең эш­кә ашы­гу­чы әти-әни­лә­ре, мәк­тәп­кә ба­ру­чы элек­ке "ко­яш­кай­лы­лар". Ра­йон үзә­ген­дә си­не күп­ләр бе­лә, та­ный, эн­дә­шә.

Син - му­зы­ка җи­тәк­че­се. Бу һө­нәр­не ике зур мог­җи­за бер­ләш­те­рә: ба­ла­лар һәм му­зы­ка. Җир йө­зен­дә әле­ге һө­нәр­дән дә ях­шы­ра­гы бар ми­кән?

Бу­ла­чак шә­хес яра­лу­ы­ның бе­рен­че бас­кы­чын­да син то­ра­сың. Күп нәр­сә си­ңа бәй­ле: моң дәрь­я­сы­ның бө­тен ма­тур­лы­гын, нә­фис­ле­ген, се­рен йө­рәк аша уз­ды­рып, иң кат­лау­лы те­ма­ны да ма­вык­тыр­гыч итеп бә­ян итәр­гә, иман­лы тәр­бия би­рү өчен йө­рәк егәр­ле­ген кыз­ган­мый­ча, ила­һи ма­тур­лык­ны то­яр­га өй­рә­тер­гә ти­еш.

...Моң иле­нә ба­ла­ның бе­рен­че адым­на­ры. Ия­лә­шү чо­ры. Кы­яр-кый­мас кы­на, ап­ты­рау­лы, га­җәп­лә­нү, со­рау ка­тыш ка­раш бе­лән нә­ни­ләр му­зы­ка за­лы­на ке­рә­ләр. Кем­дер әни­сен ча­кы­ра, кем­дер елый ( кем бе­лә, ми­не монда нәр­сә кө­тә). Бер­ни­чә ми­нут үтү­гә, күз­ләр­дә ел­маю, кү­ңел­ләр­дә шат­лык һәм сө­е­неч хи­се. Үз­лә­ре­нең бор­чы­лу­ла­рын, күз яшь­лә­рен оны­тып, һәм­мә­се көй­гә хә­рә­кәт­лә­нә, кем­дер ты­пыр­дый, кул ча­ба, кем­дер син җыр­ла­ган­ны ка­бат­лар­га ты­ры­ша, очып ки­тәр­гә җы­ен­ган кү­бә­ләк­тәй тал­пы­на.

Икен­че ке­рү­дә ме­нә мог­җи­за: елау­ла­рын оны­тып, бер­нин­ди чи­тен­се­нү­ләр­сез си­ңа ку­шы­лып җыр­лау­чы да бар. Ан­нан күр­мәк­че бү­тән­нәр дә, без кем­нән ким ди­гән­дәй, ише­те­лер-ишетел­мәс та­выш бе­лән үз­лә­ре­нең ос­та­лык­ла­рын күр­сә­тә­ләр - ме­нә без нин­ди!

Си­нең нә­ни­лә­рең үсә һәм син - алар бе­лән бер­гә. Күп­ме ачыл­ма­ган та­лант­лар, яңа ут­ра­улар. Та­лант­лы бу­лу, һич­шик­сез, зур бә­хет. Ту­фан Миң­нул­лин әйт­кән­чә, моң сак­ла­ган ке­ше­нең кү­ңел кыл­ла­ры да бик неч­кә­дер, бү­тән­нәр сиз­мә­гән­не дә си­зә­дер, той­ма­ган­ны да то­я­дыр. Син - му­зы­кант та, рәс­сам да, ре­жис­сер да, ак­тер да, кос­тюм­нар ос­та­сы да, әки­ят­че дә.

Көн ар­тын­нан көн үтә, ай­лар­ны ел­лар алыш­ты­ра. Та­би­гать­тә көз. Бо­лыт­лар­ның ела­вын, ал­тын­су яф­рак­лар­ның сау­бул­ла­шу валь­сын, җил­ләр­нең шау­ла­вын кү­зә­тә­без, алар­ны бию хә­рә­кәт­лә­рен­дә ча­гыл­ды­ра­быз. Көз­ге мул уңыш­ка мак­тау җыр­лый­быз, уй­ный­быз, әле кат-кат тун­лы кә­бес­тә­гә, әле йом­ры гәү­дә­ле бә­рәң­ге­гә я нә­зек бил­ле ки­шер­гә сок­ла­на­быз. Һәр ел фа­сы­лы­ның неч­кә­лек­лә­рен си­зәр­гә, га­ди ге­нә ке­бек то­ел­ган та­би­гать кү­ре­неш­лә­рен­нән лә­ззәт алыр­га, му­зы­ка та­вы­шы бе­лән ча­гыш­ты­рыр­га өй­рә­нә­без. Җыр­да чиш­мә­ләр чел­те­рә­вен, моң­лы кош­лар са­йра­вын, тып-тып там­чы­лар та­му­ын, ки­чен ко­яш ба­ту­ын, ал­лы-гөл­ле кү­бә­ләк­ләр­нең бо­лын­нар­га кай­ту­ын ише­тә­без һәм то­я­быз.

"Ко­яш­кай"­да йөр­гән са­бый­лар­ның сән­гать мәк­тә­бен­дә бе­лем алып, зур сәх­нә­ләр­дә чы­гыш ясап, җи­ңү­че­ләр рә­тен­дә ба­сып то­ру­ла­ры го­рур­лык хи­се ту­ды­ра, сих­ри му­зы­ка дөнь­я­сын­да ыша­ныч­лы адым­нар бе­лән ал­га ба­ру­ла­ры­на кү­ңел сө­е­нә.

Һәр ир­тә­дә си­не үзе­нең ачыш­ла­ры, яңа­лык­ла­ры бе­лән ба­ла­лар дөнь­я­сы кар­шы ала. Нә­ни­ләр­нең сөй­кем­ле йөз­лә­ре, ко­яш­тай нур чә­чеп тор­ган күз­лә­ре, эч­кер­сез, са­ми­ми фи­кер­ләү­лә­ре яшәр­гә көч би­рә, авыр­лык­лар­ны оныт­ты­ра. Син - яңа­дан тыл­сым­чы, сих­ри му­зы­ка дөнь­я­сы­ның ди­ри­же­ры.

РӘСЕМДӘ: Л.Абдуллина сценарие буенча куелган "Файдалы балан" театральләштерелгән күренеше. Тәрбияче Сәрия Хәкимуллина үз группасы балалары белән.

Редакциядән: 27 нче сентябрь - Тәрбияче һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре, 1 нче октябрь - Халыкара музыка көне. Әлеге өлкәдә хезмәт куючы мөгаллимнәрне, тәрбиячеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Аларга исәнлек-саулык, яраткан хезмәтләреннән тәм һәм ямь табып яшәүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев