САРМАН
  • Рус Тат
  • дәүләт хезмәтләрен – тагы да сыйфатлырак

    20 нче ноябрьдә ТР буенча Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе төзелүгә өч ел булды. Ул 2009 нчы елда ТР буенча Россия күчемсез милек һәм Россия теркәү, 2010 нчы елда аларга Кама геодезия һәм картография региональ идарәләре кушылу нәтиҗәсендә оештырылган иде. Шул уңайдан бу хезмәтнең район территориаль бүлегендә...

    20 нче ноябрьдә ТР буенча Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе төзелүгә өч ел булды. Ул 2009 нчы елда ТР буенча Россия күчемсез милек һәм Россия теркәү, 2010 нчы елда аларга Кама геодезия һәм картография региональ идарәләре кушылу нәтиҗәсендә оештырылган иде.
    Шул уңайдан бу хезмәтнең район территориаль бүлегендә салым инспекциясе, опека һәм попечительлек бүлеге, нотариаль контора, Пенсия фонды идарәсе, район башкарма комитетының җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы вәкилләре катнашында "Түгәрәк өстәл" үткәрелде. Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең район бүлеге җитәкчесе Рәхим Таишев кыскача идарәнең һәм филиалның эшчәнлегенә тукталды. Бу вакыт эчендә идарә һәм район филиалы дәүләт хезмәтләрен күрсәтүдә сизелерлек алга китте. Монда, билгеле, халык белән эшләүдә электрон яңалыкларны гамәлгә кертү мөһим роль уйнады. Идарәнең Интернет-сайтын тагы да камилләштерү нәтиҗәсендә, кешеләр белгечкә өйдән торып языла, документларның әзерлеге турында белә, документлар пакетын электрон рәвештә әзерли ала. Интернет белән файдалана алмаучылар өчен идарәнең кабул итү офисларында алдан язылу мөмкинлеге белән чират урнаштырыла. Хәзер Казанда гына түгел, идарәнең 20 территориаль бүлегендә дә электрон чират гамәлгә ашырыла. Мөрәҗәгать итүчеләргә уңайлы шартлар тудыруга аерым игътибар бирелә. Территориаль бүлекләрнең күпчелеге "бердәм тәрәзә" принцибы буенча эшли. Идарә бүлекчәләре Кадастр палатасы филиаллары һәм башка оешмалар белән бер бинада урнашкан. Шунысын да әйтергә кирәк, ТР буенча Росреестр идарәсе дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән барлык пилот проектларда актив катнаша. Әйтик, Росреестр эксперимент рәвешендә Кадастр палатасына күчемсез милеккә булган хокукка дәүләт теркәве үткәрү, сатып алу килешүләре төзү буенча документлар кабул итү һәм бирү, дәүләт теркәү палатасыннан мәгълүматлар алып бирү вәкаләтләрен тапшырган алты субъект арасында Татарстан да бар. Нәтиҗәдә күчемсез милекне рәсмиләштерүчеләр сайлау мөмкинлегенә ия булдылар - алар Росреестр идарәсенә дә, Кадастр палатасына да мөрәҗәгать итә алалар.
    Соңыннан "Түгәрәк өстәл"дә катнашучылар бүлек хезмәткәрләренең эш шартлары белән таныштылар, кабинетларны карадылар. Бу көнне Р.Таишев, аның урынбасары А.Гыйльметдинов шулай ук гражданнарны кабул иттеләр, "Кайнар линия" буенча консультация бирделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: