Дилә Нигъмәтуллинаның Эльмира апасы вафат булган
«Бүген безнең Эльмира апа китте. Миндә аның фотолары күп икән. Аңа җибәрелми калганнары да бар. Ул айфонга фотога төшәргә ярата иде. Сыйфаты яхшырак дип әйтә иде», — дип яза Дилә Нигъмәтуллина инстаграмдагы сәхифәсендә.
«Мин үз гомеремдә очраткан иң якты, матур, нурлы, ачык, игелекле, көчле, иң оптимистик кеше. Күпләр өчен үрнәк иде. Кызганыч, бик иртә», — дип яза Дилә Нигъмәтуллина.
Ул елый-елый язуын әйтә. «Хуш, Эльмира апа! Урыннарың җәннәт түрләрендә булсын! Күңел һич тә ышанмый», — ди җырчы.
Инстчылар мәрхүмәнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Чыганак: intertat.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз