САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Денис хезмәт иткән частьтән Рәхмәт хаты килде

Саклаубаш авылы егете Мөхәммәтгәрәев Денис Әлфис улы хезмәт иткән Омск шәһәренең беренче санлы укыту парашют-десант ротасы командиры капитан С.Емельяновтан әнисе Флера Миргалим кызы белән әтисе Әлфис Фәйзрахман улы исеменә Рәхмәт хаты килде. 

“Бүгенге көндә күпгасырлык тарихлы Ватаныбыз катлаулы чорларның берсен кичерә. Бу шартларда һәр гражданинга, армия һәм флот солдатына туган иленә карата мәхәббәт, милли горурлык хисләрен саклау һәм ныгыту бурычы куела. Һава-десант гаскәрләренең үрнәк солдатын һәм илебезнең ышанычлы яклаучысын тәрбияләвегез өчен сезгә эчкерсез рәхмәт сүзләрен ирештерәм. Кешенең уңышында, һичшиксез, аның якыннарының өлеше зур. Улыгыз Денис үзен максатчан, җаваплы, дисциплиналы хәрби итеп танытты. Ул һәрвакыт десант дусларына ярдәмгә килергә әзер. Кыска гына хезмәте вакытында ул хәрби хәзерлек фәннәре буенча яхшы нәтиҗәләргә иреште, ротаның шәхси составына үрнәк булып тора. Кечкенәдән эш сөючән, башкаларга игътибарлы итеп тәрбияләвегез, югары күрсәткечләргә рухландырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Улыгыз киләчәктә дә уңышлары белән сөендерсен, гаилә бәхете, сәламәтлек телим”, диелә ул хатта. 


Бу хакта тулырак язманы газетабызның 11 апрель санында “IT-яшьләр” сәхифәсеннән укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев