САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әдәбият-сәнгатЬ

Шигырь язучы даими авторларыбыз арасында өлкәннәр дә бар. Аларның шигырьләрендә - тормышның үзе, яшәү асылы... Өлкәннәр ункөнлеге барганда, без газетабызның бу битендә алар каләменә урын бирергә булдык. Бәхет өчен күп кирәкми Бәхет өчен күп кирәкми, Ярата белү кирәк, Үзең яраткан кешене Карата белү кирәк. Телеңә бераз ял биреп, Бәйдә тотарга...

Шигырь язучы даими авторларыбыз арасында өлкәннәр дә бар. Аларның шигырьләрендә - тормышның үзе, яшәү асылы... Өлкәннәр ункөнлеге барганда, без газетабызның бу битендә алар каләменә урын бирергә булдык.

Бәхет өчен күп кирәкми
Бәхет өчен күп кирәкми,
Ярата белү кирәк,
Үзең яраткан кешене
Карата белү кирәк.
Телеңә бераз ял биреп,
Бәйдә тотарга кирәк;
Үз фикерең әйтер өчен,
Вакыт отарга кирәк.
Әйтәсе килгән сүзеңне
Җиде кат үлчәү зарур,
Үзеңә ошамаганы
Тыңлаучыга да авыр.
Гозер белән килүчене
Ишетә белү кирәк,
Күңелең кабул иткәнне
Иш итә белү кирәк.
Ачы булса да - суган, - ди,
Урыс булса да - туган...
Ачу кермәсен күңелгә,
Татулыктан кем туйган?!
Кечеләрне кече итеп,
Олыны олы итсәң,
Җаның тыныч булыр һәрчак,
Йөрәгең булыр исән.
Үкенмәскә иде
- Сыер бозаулады, кәҗә
бәрәнләде,
Ике казга унбиш бәбкәсе...
Хәл белергә вакыт таба
алмыйм,
Әллә ничек урап кайтасы?!
Әнә шулай йөгереп йөргән
җирдән
Китеп бара кеше ашыгып,
Сәгать сукса, тотып калып
булмый,
Алып калып булмый качырып.
Тормыш авырлыгын
кичкәннәр дә
Китәргә дип план кормаган,
Хур кызлары белән очрашырга
Ашыкмаган, чират тормаган.
Шөкерана итеп туймас
тормыш,
Оҗмах нигъмәтләре өстәлдә,
Игътибарлы булыйк
якыннарга,
Итәгатьле - гомер кичкәндә.
- Нигә шулай дөнья кудым, -
диеп,
Үкенмәскә иде күчкәндә.
Хәл белешү
Олы-кара көннәр буе
Бакчасында кайнаша,
Кич телефоннан сөйләшеп,
Тәҗрибә уртаклаша.
- Тыңладыңмы һава
торышын,
Давыл, - диләр, - кич белән,
Җил чыкса, мичне сүндерә
Әллә нинди көч белән.
- Газы сүнгәнгә карт-коры
Борчыла, ахлар итә.
Әле дә ярый газовиклар
Җилдән тиз килеп җитә.
- Аптекага дарулары
Җомга көн кайта икән,
Федералларга дигәне
Гел бетми ята икән.
- Бәрәңге алулар авыр,
Авыртадыр аягың,
Әнә "Шәфкать", вакытлыча,
Биреп тора таягын.
- Кайсы аптекада нинди
Дару очсызга төшә,
Авыртуны юып ала,
"Нимесил" алдым кичә.
- Мунча мичең
җылытмыймы?
Маратка әйтеп кара,
Күршеләре Рамил белән
Импорт-мич көйли ала.
- Лампочкаларың еш яна,
Утың уйный, - дисеңме?!
Вакыт тапса, Рәсимнән дә
Шәп эшләүче юк инде.
- Биш көн өеңдә булмасаң,
Түләмәскә мөмкин, - ди
Гәҗит сүзе, безнекеләр:
- Түләү тиеш оптом, - ди.
- Кемгә кирәк икән банка,
Кая куярга белмим...
Күршем кетчуп ясап куйган,
Бик тәмле, - дип, үзе мактый,
Ләкин рецептын бирми.
Сөйләшүләр шул чамалы:
Киптерәләр, эләләр...
Шул рәвешле бер-берсенең
Хәл-әхвәлен беләләр.
***
Салкын... Салкын... Салкын...
Бөтен җирдә.
Күңелдә дә җылы почмак юк.
Пенсиягә озаттылар җәйне,
Мәҗбүриләп, көне җиткәч үк.
Көзнең законнары үз
кулында,
Әле юа җәйнең эзләрен.
Ул бит аңлый, көннәр болай
торса,
Җәйнең эзен күпләр эзләрен.
Табалмаслык итә,
Салкын җилдә чәчәк коя,
Куа кошларны...
Үзенә дә шундый көн киләсен
Аңламый ул,
Белми кышларны.
***
Телефоннан гына чакырганга
Йөгереп бару - түгел мәртәбә:
Безнең яшь тә олы,
Баш та әрле,
Кесә ягы такыр булса да.
***
Яшьлек күтәрә алмаганны
Картлык җайлап үз итә.
Яшьлек озын-озак бара,
Картлык җилдәй тиз үтә.
***
Иске генә йортым, һәр ел саен
Бәһәләмә үсә вай гына,
Мондый тизлек белән арта
барса,
Миллионер булам җай гына.
***
- Көн кыскара, - диләр, көз
җиткәч,
Кыскартмаска булдым әле
быел,
Күңеллерәк яшәү, төн үткәч.
***
17 яшьтә вакытта
Күңел катымы шулай?!
Утызга җиткән кызларга
Көлеп карадык бугай.
***
Һәрбер нәрсә ике башлы
була:
Бер матурга була бер ямьсез,
Бер яктыга бер караңгы
килсә,
Бер әрлегә килә бер әрсез.
***
Кешеләр ашыга, мал җыя,
Мең еллык гомере бар кебек.
Ә таулар тын калган,
әйтерсең,
Иртәгә китәсе бар кебек.
Люция Зиннурова.
Өмет
Якты кояшлар да якты түгел,
Бәхет ярың тулып тормаса.
Бер өметсез яшәү яшәүмени,
Киләчәккә өметең булмаса.
Шуның өчен дә без, бәби
тугач,
Озын гомер, бәхет телибез.
Исемен җисеменә туры
китереп,
Зур өметләр баглап йөрибез.
Бәхет-тәүфыйкларың артсын,
диеп,
Иркәлибез аны, сөябез.
Әгәр инде балаң авырып
китсә,
Кайгырабыз, янып-көябез.
Бу дөньяда күпме яшәрбез
без,
Бер Ходайга гына билгеле,
Тормыш - мәңгелекнең бер
мизгеле,
Гомер бит ул - тормыш
мизгеле.
Хыялларга бирелеп, уйга
чумып,
Яхшылыклар өмет итәбез.
Картайгач та, өмет яши әле,
Балаларым кайтыр, дип
көтәбез.
Ядкарь
Әгәр туң җирләрдә ятып
калсам,
Әйләнсәм дә кара туфракка.
Ядкарь итеп сакла
хатирәмне,
Бу шигыремне минем
югалтма.
Тыңла мине, асыл кошым
минем,
Таң йолдызым минем,
Чулпаным.
Тыңла мине, матур Зөһрәм
минем,
Бүлдермичә тыңла,
алтыным.
Минем күңелем - канатлы
кош кебек,
Зәңгәр һаваларга ашкына.
Ләкин илһам көче җитеп
бетми,
Җибәрми бит тормыш ташкыны.
Тәрәзәдән карыйм,
йолдызларны саныйм,
Йолдызларга кадәр бик ерак.
Йолдыз яктылыгы җылы
бирми,
Күңел җылысы миңа бик
кирәк.
Тулган күңелемне юатучы,
Йөрәгемә җылы бирүче,
Туры юлдан мине
тайпылдырмый,
Саф мәхәббәт белән сөюче.
Иптәш кирәк миңа бу
дөньяда,
Яшәп булмый андый
иптәшсез.
Ләкин бик соң, 30 яшьтә
генә,
Очраттым мин андый
иптәшне.
Ник ашкына күңелем,
ямансулый,
Ник ашкына, белмим үзем дә.
Әллә инде салкын җир
кочагы
Чакырырга уйлый үзенә.
Искә төшә моңсу
хатирәләр,
Әкерен генә саба җил исә.
Үпкәләткән булсам,
ачуланма,
Гафу ит син мине, Халисәм!
Алмас Сәгыйдуллин.
Сарман авылы.
Кадер киченә
мәдхия
Кадер киче, диеп күккә
карыйм,
Йолдызларның яктыларын
саныйм;
Айдан, Зөһрәдән күзем
алмыйм,
Күпләрен мин кечкенәдән
таныйм.
Җем-җем җемелдәшә
сәйләннәрдәй,
Күк гөмбәзе чиксез, алар
ишле;
Сокланам Ходай биргән
җиргә, күккә,
Минем өчен һәр төн, һәр көн
- Кадер киче.
Җир-күкләргә тиңләр
матурлык юк,
Баскан җирем аллы-гөлле
келәм төсле;
Аллаһыга рәхмәтлемен
барсы өчен,
Исән көнем, һәр минутым -
Кадер киче.
Иман белән үткән һәр көн -
Кадер киче,
Мөселманда һич булмас
белмәгән кеше.
Әгәр онытылып йөрсә -
шайтан эше,
Шайтанга иярмәскә җитсен
көче.
Шөкер итеп көтеп алам
һәр таңымны,
Ходайга ялварып йөрим
иртә, кич тә.
Кылганнарым, Раббым, сиңа
мәгълүм,
Үзеңнән гайрегә безне
мохтаҗ итмә.
Авыл уртасында - изге "урман"
Авыл уртасында - изге "урман",
Җирлегендә - калку-калку
яшел юрган;
Бу дөньядан бакыйлыкка
күчкәннәрнең
Баш очында салкын ташка
исем уйган.
Авыл уртасында - шомлы
"урман",
Туфрагында мәңгелеккә
йоклый торган.
Кем булсаң да, соңгы юлың
шушы җирдә,
Кара гүргә җәсәдеңне
сала торган.
Һичкемсәнә монда килми
кала алмас,
Хак Тәгалә туганда ук чират
куйган;
Тар гүренә күпме мәрхүм
җаннар сыйган,
Үтәр булсаң, барсын
кичерәсең уйдан.
Серле дә ул әрвахларның
изге йорты,
Берәм-берәм килә тора
яше-карты.
Хак дин башка, һичкем
белмәс алар хәлен,
Фани дөньяда билгесез:
кем чираты?
Пакъ суларда юа алмас
гөнаһың булса,
Кәфенең дә каплый алмас
тәмуг утын.
Дөнья куып, онытып йөрмә
ахирәтне,
Соңламыйча иманыңа
бүген тотын.
Тәне - чермеш, исемнәре -
онытылмыш,
Дога өмет итүчеләр булыр
анда.
Исәннәрдән дога кирәк
әрвахларга,
Иртә-кичен булсак иде
догаларда.
Ерак түгел беркемгә дә ул
замана,
Куеп йөрмик онытып соңгы
ноктаны;
Бардыр әле керле тәннәрне
юасы,
Изгелекләр калмасын иде
тукталып.
Бер йотым су
Шифалы чишмә сулары
Дәвалый безнең җанны;
Әйтерсең лә, ул чишмәләр -
Тылсымлы, тере, җанлы.
Тереклекне саклаучы су,
Пакълаучы байлыгыбыз;
Зәмзәм суларына тиң ул,
Һәм безнең саулыгыбыз.
Җаннарың сусаган чакта
Чишмә суы кирәк лә.
Бер йотым су - үзе дәва,
Табиб була йөрәккә.
Изге дә, шифалы да, дип,
Кадерләгән һәр буын;
Бисмилласыз капмаган ул
Бер йотым чишмә суын.
Тазалап чишмә юлларын,
Төзәткәннәр ярларын;
Чишмә суларына иелеп,
Укыганнар догаларын.
Яралы бөркет
Яраланган бөркет, очар хәле
бетеп,
Канат очларыннан кан тама.
Балаларын җуйган, оялары
тузган,
Баласына ул да бит ана.
Бәргәләнә бөркет, балаларын
көтеп,
Кыя тауда ялгыз тилмерә.
Тирән яралары, кайда
балалары?
Кемнең хәлен генә кем белә.
Кыя таулар биек, тора күккә
тиеп,
Киек кошларга да ил кирәк;
Газизләрен җуйгач, оялар да
тузгач,
Ул җаннарга яшәү юк, димәк.
Бөркет кенә, - димә, -
яралы җан,
Меңәрләгән җаннар яралы;
Төзәлерме яра? Тирән үтеп
бара…
Яшәү белән өзмәсме араны?
Күрә алмады газиз
балаларын,
Бөркет сулый соңгы сулышын;
Башын салды канлы салкын
ташка,
Каргап-каргап илләр сугышын.
Ятим бәбиләре хәлсезләнеп,
Тәгәрәде тирән упкынга.
Көчсез канатлары җилпенде…
Кызганудан тау да, елап-елап,
Кыялары тетрәп селкенде.
Миһербанлы бул, бала
Бу дөньялар фани гына,
Җыйган малың бер көн кала;
Ата-ана хакын хакла,
Миһербанлы бул, бала.
Ата-ана догасын ал,
Дөньяда күп бәла-каза;
Ата-ана догасы гына
Күп бәладән коткара.
Ата-анаң киткәч, кайтмас,
Ишегеңне бүтән какмас;
Алар хакын онытып йөрсәң,
Йөрәккәең тынгы тапмас.
Көн артыннан көннәр үтә,
Картлык әрсез - куып бара.
Тормышларың имин булыр,
Миһербанлы булсаң, бала.
Рәнҗешләрен ала күрмә,
Кабат-кабат уйлап кара;
Сабыр бул, догаларын ал,
Бәхетле булырсың, бала.
Иманыңны күңелеңә сал,
Яманнарга якын йөрмә;
Догалардан мәхрүм булып,
Үкенерлек була күрмә.
***
Уйларымны уеп-уеп ала,
Бәгыремне телә сагышым;
Сагыш диңгезендә йөзә-йөзә,
Якыная кояш баешым.
Уйлану
Яшел үзән белми таулар хәлен,
Парлы аңлый алмый тол
хәлен;
Сабырлыгы белән җиңеләйтә
Җан җылытыр назы юк мәлен.
Эчке дөньясында ниләр барын
Кем аңлый соң тышкы
дөньяңнан;
Сер сыярдай кешең
булмаганда,
Дәва юк шул күңел тулганнан.
Үз тиңе юк ялгыз бу ханымның,
Йөзләрендә - серле моңсулык;
Каш астында - дымлы
керфекләре,
Ә үзендә - чиксез матурлык.
Үзе белә каршы җил искәнен,
Күңеленең нидән төшкәнен;
Кем әйтә ала ялгыз йөрәк
түрен
Нинди хисләр күмеп киткәнен.
…Көзгегә күз салып китеп
барды,
Горур башын тотып югары.
Юк, мин ялгыз түгел,
кимчелексез,
Бу - бер уйлануым нибары…
Кеше даны
Кеше данны кулына тотып
йөрми,
Карасаң да, күзгә күренми;
Кешеләрнең даны юкка гына
Гасыр, еллар белән үрелми.
Халык йөртсә әгәр телдән-
телгә,
Тарих саклый аны гомергә;
Кешелек яшәгәндә, онытылмый,
Үзе китсә, яши дан белән.
Һәр шагыйрьнең - үз кыйбласы
Һәр шагыйрьнең - үз
кыйбласы,
Нинди генә телдә язмасын;
Үткәннәрне, бүгенгесен
барлап,
Таныта алар дөнья
кыйбласын.
Кыйбланы таный белмәгәннәр
"Чын" дияргә ярата ялганны;
Олы киштәләрдән таба кеше
Күпме гасырлардан калганны.
Татар каны - татар йөрәгендә,
Кол Галиләр истә һаман да;
Хәтер төпкелләрен яңарталар
Бу буталчык чуар заманда.
Татар таралды, сибелә, дигән
Фаразлаулар бүген -
ахмаклык;
Без - Җәлилле һәм дә Тукайлы,
Борынгыдан калган ул калып.
Расиха Гыйльфанова.
Мәллә буйлары әрәмә
Ильмира Шәйдуллина көе
Язлар белән тагын киләм,
Үзәндәге ташлы ярым.
Агам сиңа сулар белән,
Яшьлектәге назлы ярым.
Кушымта:
Мәллә буйлары - әрәмә,
Әрәмәдә - бөдрә тал.
Яшьлек үтмәсен әрәмгә,
Әйдә, уйна, җырлап кал.
Җәйгә чыксам, учка алам
Кара карлыган тәлгәшләрен;
Сагнуларын җырга салам
Кайтмый калган
яшьтәшләрнең.
Кушымта:
Мәллә буйлары - әрәмә,
Әрәмәдә - бөдрә тал.
Яшьлек үтмәсен әрәмгә,
Кадерләрен белеп кал.
Әрәмәдә каенкайлар
Шәлен салган иңнәренә.
Сөйгән ярлар, туган яклар
Була икән берәү генә.
Кушымта:
Мәллә буйлары - әрәмә,
Әрәмәдә - бөдрә тал.
Яшьлек үтмәсен әрәмгә,
Әйдә, уйна, сөеп кал.
Алтын туегыз
Сезнең өчен чыга
алсу кояш,
Якты булсын гомер юлыгыз;
Изгелекләр тели барлык дөнья,
Сезнең бүген алтын туегыз.
Кушымта:
Күп тә түгел, аз да түгел,
Илле яз, илле көз.
Узгансыз матур бер гомер
Иңгә-иң икегез.
Сынмадыгыз авыр
минутларда,
Язмыш җиле сынап искәндә.
Сокланалар сезгә яшь
буыннар
Илле елны матур үткәнгә.
Кушымта.
Тормыш әле шулай дәвам итә,
Оныклар да - инде әниләр.
Оныкчыклар бүген үсеп килә,
Әби булган сезнең бәбиләр.
Кушымта.
Исән-имин үтсен
көннәрегез,
һәрчак безгә күркәм булыгыз;
Аяз атсын туар таңнарыгыз,
Котлы булсын алтын туегыз.
Кушымта.
Әнәс Ибәтуллин.
Җәлил бистәсе.
***
Чәчәк төсе, бакча яме,
Аера белеп кара.
Күңелдә - ярату хисе,
Җанда булса да яра.
Агы да бар, кызылы да,
Бакчада - чәчәк төсе.
Той гына дөньяның ямен,
Җанда - ярату хисе.
Күбәләк ул чәчәк сайлый,
Гөлдән гөлләргә куна;
Артык кояш нурларыннан
Чәчәк таҗлары уңа.
***
Алга килә, артка кала
Уйларым, хыялларым;
Бу дөньяның ниндилеген
Яши-яши аңладым.
Төшендем, дим, кирәгенчә,
Бардыр аңламаганым;
Алдыйм, диеп, кешелекне
Сизенәм алданганым.
***
Ак каенда да - кара тап,
Белмим, нәрсә хакына;
Каен ботагына кунып,
Ала карга атына.
Юрыйбыз: каен - кайгыга,
Тик анда - сөю хисе.
Дәва да каен агачы,
Тойганга дегет исе.
Юк, димим, агачта сагыш,
Юра тик сөенечкә;
Дөнья рәхәтлекләре,
Бар анда көенеч тә…
Оя кора ала карга
Каен ботакларында;
Аваз сала узган чакта
Ялгызак чакларымда.
Әйтеп бирәсең, кошчыгым,
Ялганын, хакларын да…
***
Бер яратам, бер сөямен,
Бер яратмыймын сине.
Әллә инде шулай табыла
Һәр гашыйкның үз тиңе.
Бер юксынам, бер югалтам,
Мең кат табам үзеңне.
Күзләреңнән күрәм, ахры,
Сөям дигән сүзеңне.
Әйтмисең үзең, сөям, дип,
Яратам бит үзеңне;
Очрашканда, сөю хисем:
Бит алмаңнан үбимме.
Ышанам бергә булырга,
Шулай язган Тәңерем.
Син бит - минем ышанычым,
Ышан гына, бәгырем.
***
Билләреңә салган кулым,
Синме соң, башкамы соң;
Җан авазы хәбәр сала,
Уйларга соң инде, соң.
Уйлар өчен уйланырга
Соң ди бит күңел кошым;
Яз да түгел, көз дә түгел,
Уйларым - ап-ак кышым.
Әйтче миңа, хыянәтем,
Бу язмышмы, ни хәлең;
Эз калдырып кар өстендә,
Уйланып йөргән мәлем.
Шәйхелмәрдән.
Яңа Әхмәт авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев