САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дамир абый юбилее уңаеннан райондашларга шигъри сәлам җибәрә

Рәхим итеп, укыгыз!

* * *

Күпме сулар аккандыр,

Күпме җилләр искәндер...

Кешенеке кирәк түгел,

Үз сиксәнем сиксәндер.

 

Минем белән ул да бит

Гомер буе юлда бит.

Без бит бергә үскәнбез,

Утка-суга төшкәнбез.

 

Иделләрен кичкәнбез,

Лаеш суын эчкәнбез.

Кешенеке кирәк түгел,

Үз сиксәнем сиксәндер.

 

Тормыш безне каккандыр,

Кайчак бәреп аткандыр.

Елатырга, уятырга

Язмыш сәбәп тапкандыр.

 

Кайгы-хәсрәт кочканда,

Упкыннарга очканда,

Мең-мең хәйлә тапканбыз,

Үсеп чәчәк атканбыз.

 

Күпме сулар аккандыр,

Күпме җилләр искәндер...

Кешенеке кирәк түгел,

Үз сиксәнем сиксәндер.

 

Минем белән бу җирдә

Бергә үстек гомергә.

Елларым – чын малларым,

Калганда да күмергә.

 

Минем белән янәшә

Сиксәнем сезгә дәшә:

Бәхетнең иң олысы –

Фани дөньяда яшәү!

 

Була башны исәм дә,

Нәрсә генә дисәм дә...

Күпме сулар аккандыр,

Күпме җилләр искәндер,

Кешенеке кирәк түгел,

Үз сиксәнем сиксәндер.

 

Иксез-чиксез юлларым,

Озын-озак елларым

Искә төшеп җырладым,

Аннан утырып җыладым...

 

Туган җир үз иткәндер,

Минем дә сүз үткәндер.

Миннән ул эш көткәндер,

Нидер өмет иткәндер.

 

Күпме сулар аккандыр,

Күпме җилләр искәндер,

Кешенеке кирәк түгел,

Үз сиксәнем сиксәндер.

 

Туып-үскән җиремдә

Булдым табын түрендә.

Җилдәй узган көннәрнең

Оныта алмыйм берен дә.

 

Булганы булган инде,

Сиксәнем тулган инде.

Офыкта йөз елмая,

Ходай ни кылган инде...

 

Яшик әле: күрербез,

Утка-суга керербез,

Йөз ул – самай чак, диеп,

Күкрәк сугып йөрербез...

 

Үземнеке үзәктә

Булыр нәрсә дисәк тә.

Миндәй бәхетле булсын

Кем дә соңгы исәптә!

 

 

 

* * *

Озын-озак гомерем юлларыннан

Егетләрчә һаман барам мин.

Аңлый алмыйм: киләчәгем өчен

Әллә шатлык, әллә яра мин.

 

Хыял чаба салават күпереннән,

Бата-бата ап-ак күбеккә.

Җиде төсен түшәп юлларыма,

Сәфәр чыгам җиде кат күккә.

 

Җиде төннең җиде уртасында

Җидегән йолдыз белән очрашам.

Иң-иң матур йолдыз – Җир-Анадан

Сарманымның хәлен сорашам.

 

Кояш белән бергә кочаклашып

Күтәреләм Зәңгәр тауларга.

Ак болытның ябышып ялларына,

Китеп барам шатлык ауларга.

 

Нурга чумып, салават күперенең

Толымнарын үрәм җидедән.

Төшләремне өнгә әверелдереп,

Озатып кала мине Җидегән...

 

Йолдызларга бик бай күк гөмбәзе,

Күрмәдем мин көмеш-алтынны.

Кочагыма йолдыз чүпләп җыям,

Бүләкләргә сөйгән халкымны.

 

Җан ярасын алар дәваласын,

Шатлык кына бүләк итсеннәр,

Оҗмахларга илткән юллардагы

Сиратлардан җиңел үтсеннәр.

 

Кылдан нечкә сират күперләре

Күңелем кылларына тартымдыр.

Моңнарымның нинди икәнлеген

Бәяләүче сөйгән халкымдыр...

 

Гомер фасылларын озатамын,

Язлар назын саклап юлымда.

Табигатьнең шигъри тезгеннәре

Һаман әле, һаман кулымда.

Дамир Гарифуллин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев