САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Өчөйле Саклауда ”Тукай – мәңгелек шигъри чишмә” дигән кичә узды

Габдулла Тукай - үзенең исеме һәм иҗаты белән татар халкы тарихында иң олы урын алган ,халык күңелендә иң якты янган йолдыз. Ул калдырган мирас,андагы рухи байлык - милләтебезнең мактанычы,горурлыгы. Шул уңай белән Өчөйле Саклау авыл клубында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңае белән "Тукай -...

Габдулла Тукай - үзенең исеме һәм иҗаты белән татар халкы тарихында иң олы урын алган ,халык күңелендә иң якты янган йолдыз. Ул калдырган мирас,андагы рухи байлык - милләтебезнең мактанычы,горурлыгы. Шул уңай белән Өчөйле Саклау авыл клубында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңае белән "Тукай - мәңгелек шигъри чишмә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә балалар бакчасына йөрүче балалар һәм мәктәп укучылары катнашты. Аны Айзилә Галиуллина алып барды. Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре, җырлары яңгырады,"Бала белән күбәләк", "Кызыклы шәкерт" шигырьләренә инцинировкалар күрсәтелде. Шулай ук укучыларның үзләре иҗат иткән шигырьләре укылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев