САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чукмарлы һәм Петровка Завод авыл җирлекләрендә отчет җыелышлары узды

Район авыл җирлекләрендә отчет җыелышлары дәвам итә. Бүген Чукмарлы һәм Петровка Завод авыл җирлекләрендә җыеннар үтте. Җирлек башлыклары Фалих Мостафин һәм Зилә Хуҗина, "Сарман" агрофирмасы директоры Дикъкать Хөснетдинов, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ләис Нуртдинов узган елда башкарылган эшләр турында сөйләделәр, алга таба планнар белән таныштырдылар. Полициянең участок инспекторы...

Район авыл җирлекләрендә отчет җыелышлары дәвам итә. Бүген Чукмарлы һәм Петровка Завод авыл җирлекләрендә җыеннар үтте. Җирлек башлыклары Фалих Мостафин һәм Зилә Хуҗина, "Сарман" агрофирмасы директоры Дикъкать Хөснетдинов, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ләис Нуртдинов узган елда башкарылган эшләр турында сөйләделәр, алга таба планнар белән таныштырдылар. Полициянең участок инспекторы Валерий Алексеев райондагы криминоген хәлне яктыртты, суд приставы хезмәткәре Рамил Фәрхетдинов халыкны үзгәрешләр белән таныштырды, әҗәтләрне вакытында түләргә өндәде.

Соңыннан җыелышта катнашучылар һәм район оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре җирлек халкының сорауларына җаваплар бирделәр.

Җыелышларда катнашучылар җирлек территориясендәге оешмаларда хезмәт куючылар һәм авылларның оста куллы кешеләре ясаган әйберләрдән төзелгән күргәзмәне карадылар. Алар игътибарына концерт номерлары да тәкъдим ителде. Петровка Завод мәктәбе укытучылары һәм укучылары кул эшләре күргәзмәсе оештырдылар һәм азык-төлек ярминкәсе үткәрделәр.

Шулай ук укыгыз:

Карашай Саклау һәм Шәрләрәмә авыл җирлекләрендә җыеннар узды

Чукмарлы авыл җирлегендә узган отчет җыелышы

Петровка Завод авыл җирлегендә узган отчет җыелышы

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X