САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чираттагы бишкөнлек алдынгыларын бүләкләделәр

.

Бүген өченче бишкөнлек алдынгыларын бүләкләделәр. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов механизаторлар янында иген басуында булып, сертификатлар тапшырдылар, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.
6 августтан 10 августка кадәр хезмәт нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Беренче төркем (яңа комбайннарда эшләүчеләр)
1 урын – Илнур Закуанов (“Нөркәй” а/ф)
2 урын – Илнур Ибраһимов (“Нөркәй” а/ф)
3 урын – Азат Муфтахов (“Нөркәй” а/ф)
Икенче төркем (ургычлары 9 метрлы комбайнчылар)
1 урын – Ринат Сәгъдатов (“Сарман” а/ф)
2 урын – Илмир Хафизов (“Сарман” а/ф)
3 урын – Рафис Нурмөхәммәтов (“Сарман” а/ф)
Өченче төркем (ургычлары 7 метрлы)
1 урын – Илдар Хафизов (“Сарман” а/ф)
2 урын – Дәвис Уразаев (“Сарман” а/ф)
3 урын – Илдар Ардыханов (“Җәлил” а/ф)
Дүртенче төркем (үзйөрешле чапкычларда хезмәт куючылар)
1 урын – Алмаз Хәсәнов (“Сарман” а/ф)
2 урын – Рөстәм Минһәҗев (“Нөркәй” а/ф).
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев