САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бәйрәм булса, шундый булсын

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без Аналар көнен билгеләп үттек. Бу - барыбыз өчен дә кадерле бәйрәм. Ана, әни! Җаннарны җылыта, күңелләргә тынычлык иңдерә торган нинди ягымлы сүзләр! Без һәрвакыт аларның кояштай күңел яктысын, иңнәребездә кулларының җылысын тоябыз. Әниләребезне кайгы-борчулардан саклыйк, алар сәламәт булып, куанып яшәсеннәр. Менә шушы олы бәйрәм Янурыс авылы...

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без Аналар көнен билгеләп үттек. Бу - барыбыз өчен дә кадерле бәйрәм.
Ана, әни! Җаннарны җылыта, күңелләргә тынычлык иңдерә торган нинди ягымлы сүзләр! Без һәрвакыт аларның кояштай күңел яктысын, иңнәребездә кулларының җылысын тоябыз. Әниләребезне кайгы-борчулардан саклыйк, алар сәламәт булып, куанып яшәсеннәр.
Менә шушы олы бәйрәм Янурыс авылы мәдәният йортында бик матур узды. Мәдәният йорты директоры Илдар Салихов аның программасын эчтәлекле, тәрбияви итеп төзегән иде. Бишек җыры белән башланган кичә дәвамында әниләргә багышланган шигырьләр укылды, җырлар яңгырады, биюләр башкарылды, «Әниләр һәм бәбиләр», «Әни килде» спектакльләреннән өзекләр куелды. Диләрә Нургалиева, Айгөл Садыйкова, Сәрия Салихова рольләрен чын артистларча уйнап, тамашачыларның күңелләренә үтеп керделәр.
Күп балалы аналар сәхнә түренә чакырылдылар. Алар бала тәрбияләүгә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева тантанада катнашучыларны бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде.
Авылда талантлар күп. Хәкимуллин Марат, Әхкәмова Ләйсән, Айгөлнең җырлавын бик яраттык. Кунак егете Илсур да шаккатырды: үзе бии, үзе җырлый. Тамашачы аны сәхнәгә кат-кат чакырды. Янурыслылар алга таба да шулай актив булсыннар, талантларын яшереп ятмасыннар, дигән теләктә калабыз. Ә шундый матур кичә оештырган И. Салиховка аеруча рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев