САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Биючеләребез Төркиягә киттеләр +ВИДЕО

Районның “Умырзая” хореографик ансамбленә йөрүче биючеләребез һәм җырчы кызыбыз Әлфиназ Бәдертдинова кичә Төркиягә фестивальгә киттеләр.

- Стамбул шәһәренә барып урнаштык, безне төрек лицейлары бик җылы каршы алдылар, - дип хәбәр итте район мәдәният бүлеге начальнигы Гөлназ Латыйпова. 
Әлеге сәяхәт укучыларыбыз күңелендә тагын бер мизгел белән истә калачак. Кичә аэропортта алар XV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә килгән “Великолепный век” сериалы актеры Сәлим Байрактар белән очрашканнар һәм фотога төшкәннәр. Башкала кунагы Әлфиназның җырлавын да үтенгән.

Альбина Сабирова язмасы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев