САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бүгеннән мәктәпләрдә укулар дистанцион үтәчәк

Укучылар бүгеннән читтән торып аралашу формасында белем алачаклар. Алар дистанцион рәвештә белем бирү платформаларында шөгыльләнәчәкләр.

- Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгыннан егермеләп дистанцион белем бирү платформасы тәкъдим ителде. Без әлеге платформаларны тикшереп, анализлап чыкканнан соң, аларның унысын кулай һәм отышлы дип таптык. Шимбә көнне барлык мәктәпләрдә дә дистанцион укыту буенча эшләп карадык. Барлыгы 3810 укучы катнашты. Аларның 91 проценты тестлаштыруны уңышлы үтте. Калганнары буенча да җитешсезлекләрне бетерү өстендә эшлибез. Монда инде Интернет белән бәйле авырлыклар бар, - диде район мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабиров.
Билгеләнгән ун мәйданчыкта укучылар дәрес караганнан соң, фән укытучылары аларга махсус биремнәр җибәрәчәкләр һәм аларны үтәү срокларын билгеләячәкләр. Мондый режимда уку вакытына махсус дәресләр расписаниесе дә эшләнгән. Моннан тыш ZOOM программасы нигезендә укытучы укучыларга скайп аша да онлайн-дәрес алып бара ала.

Альбина Сабирова язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев