САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Бүгеннән мин ятим» — Әнвәр Нургалиевның әтисе үлгән

Әнвәр Нургалиев, әтисе вафат килеш, Казанда концерт куйган

Әнвәр Нургалиевның әтисе вафат. Ул бу хакта инстаграмда хәбәр итә. Җырчының әнисе узган ел үлеп киткән иде. Әтисе дә ялгыз озак яшәмәде. «17 гыйнвар көнне иртәнге сәгать 9да әтием дә безне ташлап китте. Бушлык. Әлегә берни дә аңламыйм. Авыр. Бәлки мине кайберәүләр бүгенге концерт өчен хурлар. Ләкин минем тамашачыма кайгымны сөйләргә хокукым юк иде. Иртәгә әтиемне соңгы юлга озатабыз. Мин горурмын Мәрвәр улы булуым белән! Әтием, әнием, рәхмәт сезгә! Аллаһ бирса, һәр концертым, белгән догаларым белән сезне данлап яшәрмен. Бүгеннән мин ятим…» — дип яза ул.

Сәхнәдәшләре һәм инстачылар җырчының тирән кайгысын уртаклаша. 

 

Чыганак:  intertat.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев