САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүгенге табигать Сарман шагыйрьләрен дә илһамландыра

9 март иртән торсам, Агачларны бәс сарган. Әйтерсең лә, бар табигать Ефәк юрган ябынган. Кояшның да елмаюы Гадәтидән үзгәрәк. Җемелдәшкән ак бөртекләр Очкан кебек күбәләк. Бу күренеш көн дә булмый, Бер хозурланып калыйк. Табигать гүзәллегеннән Илаһи илһам алыйк. Сабый баладай шатланам Мондый матур мизгелгә. Бары тик аклыклар телим Чын күңелдән...

9 март иртән торсам,

Агачларны бәс сарган.

Әйтерсең лә, бар табигать

Ефәк юрган ябынган.

Кояшның да елмаюы

Гадәтидән үзгәрәк.

Җемелдәшкән ак бөртекләр

Очкан кебек күбәләк.

Бу күренеш көн дә булмый,

Бер хозурланып калыйк.

Табигать гүзәллегеннән

Илаһи илһам алыйк.

Реклама

Сабый баладай шатланам

Мондый матур мизгелгә.

Бары тик аклыклар телим

Чын күңелдән мин сезгә.

Әшрафулла Зарипов. Сарман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X