САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген яңгыр яуса

Бу көнне яңгырга эләксәң, сәламәтлегең ел буена җитәрлек булыр.

Халкыбызның борын-борынгыдан елның һәр көненә сынамышы булган. Ул шул сынамышларны истә тотып, авыл хуҗалыгы буенча эшләрен планлаштырган, киләчәккә планнар корган. 1 августка карап, көз көне булачак һава торышын билгеләргә тырышкан. Бүген, мәсәлән, кызу һәм кояшлы булса, көз дә шулай килә һәм уңыш мул була дип ышанган. Ә инде яңгыр яуса, көз дә яңгырлы килә дип уйлаганнар. Августның икесендә коры булса, алты атна буе шундый һава торышы сакланыр. Әгәр яңгыр яуса, алты атна тоташ яңгыр явар. Өчесендә яшенле яңгыр яуса, боз да көтегез. Дүрт августта кичке томан җир өстенә җәелсә, эссе көннәр киләчәк. Август бишесендә күктә каурыйсыман болытлар күренсә, көннәр суыта. Алтысында күке түбәннән очса – яңгырга. Августның җидесендә суык булса, кыш шундый булыр. 1 августта төшкә чаклы – җәй, төштән соң – көз, дигәннәр борынгылар. Бүгеннән соң төннәр озынрак, су да салкынрак була. Бу көнне яңгырга эләксәң, сәламәтлегең ел буена җитәрлек булыр.
Зөлфия Шәрипова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев