САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген тонировкаланган тәрәзәләрне ачыклау буенча рейд үткәрелде

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәсен бозуның 5 башка очраклары да ачыкланды.

Бүген ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре тонировкаланган, ягъни караңгылатылган тәрәзәләрне ачыклау буенча рейд үткәрде.
- Кызганычка каршы, районда җәй көне тәрәзәләрен караңгылатучы машина йөртүчеләр саны кискен арта. Бу исә юл-транспорт аварияләре ихтималын шактый арттыра, - ди ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Рәмис Сафин.
Рейд барышында алгы ян тәрзәсенә сетка куйган бер машина йөртүче ачыкланды.
- Техник регламент һәм тәгәрмәчле транспорт куркынычсызлыгы таләпләре нигезендә, алгы ян тәрәзәләрнең яктылык үткәрүчәнлеге 70-75 проценттан ким булмаска тиеш, ә алгы тәрәзәнеке – 75 проценттан, - ди бу уңайдан юл-патруль хезмәте инспекторы Руслан Сәитов.
Әлеге нормаларны бозучыларга карата, әгәр алар тонировканы күрсәтелгән срокта алмасалар, 500 сум күләмендә штраф каралган. Шоферларга аны урында ук алу да тәкъдим ителә. Әйтик, рейд барышында тоткарланган машина йөртүче сеткасын шунда ук алып куйды.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәсен бозуның 5 башка очраклары да ачыкланды.

Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев