САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген - Сарман районының туган көне

.

Татарстан Республикасының 46 районы белән бергә 1930 елның 10 августында СССР Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты карары белән Сарман районы төзелә. Шушы карар нигезендә 1930 елның 10 сентябрендә Чаллы кантоны бетерелә һәм ул берничә районга бүленә. Ул чакта Сарман районына 59 авыл Советы кертелә. Райондагы 132 авылда 56939 кеше, шул исәптән татарлар – 51388, руслар 5551 кеше була. Бераздан соң авыл Советлары 39га кала. Тора-бара, авыллар саны да кими – 100 авыл кала. Илленче еллар азагында кайбер районнарны бетерү нәтиҗәсендә, үзәге Теләнче Тамак булган Ворошилов районының күпчелек өлеше кушыла. Үзәкне Сарманда калдырып, тулаем Мөслим районын кушкан заман да була.
Татарстанда беренче районнар Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитетының 1927 елның 14 февралендәге карары нигезендә оештырыла башлый.

 

Альбина Сабирова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев