САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Сарман күгендә салават күпере балкыды

Бүген Сарман күгендә төрле төстәге салават күпере балкыды. Белгечләр әйтүенчә, көчле салкыннарда салават күпере сирәк күренеш түгел.

Ул гадәттә якты кояшлы, салкын һәм дымлы көннәрдә чыга. Борынгылар ышануынча, кышкы салават күпере кеше тормышындагы шатлыклы вакыйгаларны белдерә. Ягъни алар кыш көне салават күперен күрүче кешегә бәхет киләчәк дип ышанганнар. Бу кешенең йортында муллык, ә йорттагыларга сәламәтлек юлдаш булачак дип уйлаганнар. Кыш көне салават күперен күрү – озак вакытлар сатып алырга хыялланган әйберне сатып алу, планлаштырган йортны төзү вакыты да җиткән, дигән сүз. Һәм, әлбәттә, эшнең нәтиҗәсе куанычлы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев