САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Җәлил мәдәният сараенда поселок китапханәсе оешуга 35 ел тулу уңаеннан тантаналы кичә үтте

Аны китапханә мөдире Гүзәл Шакирова алып барды. Китапханәчеләрне район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, поселок җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Рафик Кәримов, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Роза Гайфуллина, "Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәис Кәлимуллин котладылар. 33 ел әлеге китапханәдә фидакарь хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан Гүзәлия Гарипова истәлекләре дә кызыклы...

Аны китапханә мөдире Гүзәл Шакирова алып барды. Китапханәчеләрне район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, поселок җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Рафик Кәримов, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Роза Гайфуллина, "Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәис Кәлимуллин котладылар. 33 ел әлеге китапханәдә фидакарь хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан Гүзәлия Гарипова истәлекләре дә кызыклы булды. Җәлил икенче мәктәбе укучылары Илнар Гыйльфанов, Алинә Шәйхетдинова, Карина Черемисова да бәйрәмгә матур шигырьләр, җырлар белән килгән иделәр. Китапханәнең иң өлкән укучысы, мәгариф эше ветераны Гәүһәр апа Сөләйманова чыгышы күңел кылларын тибрәтте. Ул китапханәнең иң нәни укучысы булып танылган Регина Шиһаповага китап бүләк итте. Китаханәчеләр көче белән әзерләнгән скетч та бик урынлы булды. Поселок үзешчәннәре Нәвия Гатиятуллина, Илнур Сәхбетдинов, Гөлия Шиһабиеваның, кызлар вокаль ансамбле, укучыларның хореографик чыгышлары тантанага матур төсмерләр бирде.Поселок китапханәчеләрен котларга күрше Азнакай районы китапханәчеләре дә килгән иде. Алар да иң изге теләкләрен ирештерделәр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X