САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Безнең турыда да укырсыз"

Нәфис Фәсхетдинов, җаваплылыгы чикләнгән "Нефтестройсервис" оешмасының хезмәтне саклау буенча инженеры, профсоюз комитеты рәисе: - "Сарман" газетасын гаиләбез белән, башыннан алып ахырына кадәр, яратып укыйбыз. Тормыш иптәшем Надежда рус телендәгесен укыса, без - татарчасын. Рус басмасында кызыклы материаллар күп бирелә, кайчакларда, нишләп боларын татарчага тәрҗемә итмәделәр икән, дим, кызыгып. Район газетасы...

Нәфис Фәсхетдинов, җаваплылыгы чикләнгән "Нефтестройсервис" оешмасының хезмәтне саклау буенча инженеры, профсоюз комитеты рәисе:
- "Сарман" газетасын гаиләбез белән, башыннан алып ахырына кадәр, яратып укыйбыз. Тормыш иптәшем Надежда рус телендәгесен укыса, без - татарчасын. Рус басмасында кызыклы материаллар күп бирелә, кайчакларда, нишләп боларын татарчага тәрҗемә итмәделәр икән, дим, кызыгып. Район газетасы - безнең гаилә члены кебек: ул берничә сәгатькә соңарып килсә дә, борчыласың, кулга алу белән, йотлыгып укый башлыйсың. Аеруча спорт темасына язылган материалларны үз итәм: кайда, нинди ярыш үткән, кемнәр уңышлы чыгыш ясаган - барысын да беләсе, барыннан да хәбәрдар буласы килә. "Татнефть" акционерлык җәмгыяте күләмендә үткәрелгән ярышларда безнең оешма хезмәткәрләре дә актив катнаша. Арабызда менә дигән волейбол, теннис, бильярд уйнаучылар, оста йөгерешчеләр, чаңгычылар бар. Газета битләрендә алар хакында да язмалар басылыр әле.
Бер елны газетага язылырга өлгерми калганбыз. Ул килмәүдән дә кыены юк икән. "Сарман"сыз булмый, дип, почтага - газета-журнал киоскына киттем. Ваклап сатуда башка газеталар бар, ә ул бөтенләй юк икән. Кызыксынучылар өчен аны киосклар аша сатуны да оештырасы иде.
Редакциядән: почта бүлекчәләреннән хәбәр итүләренчә, газетабызга быелның беренче яртыеллыгына әле дә язылучылар бар. Төрле сәбәпләр белән языла алмый калучыларга моны февральнең 25енә кадәр эшләргә соң түгел. Ул чакта газета өегезгә 1 нче марттан килә башлаячак. Газетага редакциягә дә килеп язылырга һәм килеп алырга мөмкин. Инде бүгеннән үк 2013 нче елның икенче яртысына да язылырга була. Бәяләр әлегә - элеккечә. Газета сайтында (www.sarman-rt.ru.) подписка турында үз фикерләрегез белән уртаклаша да аласыз, хөрмәтле укучыларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев