САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең Гөлназ

Тышкы кыяфәтебезнең билгеле бер критерийларга туры килү-килмәвен барлар өчен көзгедәге сүрәтебезгә карыйбыз. Әммә көзге адәм баласының асылын чагылдыра алмый. "Кеше үзенең гамәлләрендә чагыла", - дигән алман шагыйре Фридрих Шиллер. Колмәт авылы фельдшеры Гөлназ Шәйгалләмова да эш-гамәлләрендә һәрьяклап ачыла. Аның турында авылдашларының фикерләрен тыңлыйк әле. Гөлнур Газизова: - Колмәт авылы халкы...

Тышкы кыяфәтебезнең билгеле бер критерийларга туры килү-килмәвен барлар өчен көзгедәге сүрәтебезгә карыйбыз. Әммә көзге адәм баласының асылын чагылдыра алмый. "Кеше үзенең гамәлләрендә чагыла", - дигән алман шагыйре Фридрих Шиллер.
Колмәт авылы фельдшеры Гөлназ Шәйгалләмова да эш-гамәлләрендә һәрьяклап ачыла. Аның турында авылдашларының фикерләрен тыңлыйк әле.
Гөлнур Газизова:
- Колмәт авылы халкы шәфкать туташыннан уңды, дип уйлыйм мин. Чөнки көннең кайсы вакытында чакырма, безнең Гөлназ беренче ярдәм күрсәтергә килеп җитә. Төгәл итеп диагноз куя һәм дөрес дәва бирә. Кирәкле сүзләр табып, авыруны тынычландыра, терелүенә өмет уята - мин моны үз мисалымда әйтәм. Дарулардан тыш үләннәр тәкъдим итә, кирәк икән, оста итеп массаж да ясый.Сарман даруханәсеннән кирәкле даруларны үзе алып кайтып бирә, халык өчен бу бик уңайлы.Инде кешегә табиб ярдәме кирәк икән, үз машинасы белән хастаханәгә алып төшеп, табиблар белән сөйләшеп, дәваланырга калдыра. Менә шундый кешелекле, ярдәмчел, җитез ул безнең Гөлназ. Ул - әле уңган хуҗабикә дә. Өч баласына - кадерле әни, тормыш иптәше Фирдәвескә- яраткан хатын. Гөлназ фельдшер-акушер эше белән генә чикләнми, ул мәдәният тормышында да бик актив катнаша: бии, скетчларда уйный. Балалары да үзе сыман-сәхнәгә гашыйк. Район күләмендә үткән "Нечкә бил" бәйгесендә гаиләсе белән катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар.Колмәт мәдәният йортында фитнес түгәрәге алып бара. Гомумән, безнең авыл медицина хезмәткәрләренә бай: Хәкимуллина Дамира, Шәймөхәммәтова Алсу. Алар да халыкка беренче ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзер. Киләчәктә дә без аларга сәламәтлек телибез, үз эшләренең осталары булып калсыннар.
Мөхлисә Әхмәтҗанова:
- Авылыбыз кечкенә булса да, минем ише олы яшьтәге кешеләр күп.Табиблар ярдәме безгә һәркөн кирәк. Авылыбызның шәфкать туташы Гөлназ Рифкать кызы - нәкъ үз исеменә лаек, олы җанлы, барыбызга игътибарлы хезмәткәр. Ачык йөзле, оста куллы, шалтыратып та, килеп тә хәлебезне белеп торучы, табиб күрсәтмәләре буенча аптекадан кирәкле даруларны алып кайтып дәвалаучы да.
Ягымлы йөз, тәмле сүз белән
Җылытасың безнең күңелне
Балаларың белән пар
канатың
Бизәп торсын тормыш
күгеңне
Мәүлидә әби:
- Безнең авылның шәфкать туташы Шәйгалләмова Гөлназ безнең ише карт-корылар өчен авылның фәрештәсе ул. Аз гына вакыты булса да, өйгә кереп хәлне сорап, кан басымын үлчәп, киңәшләрен биреп китә.Мин үзем шикәр чире белән дә, кан басымы белән дә бик интегәм, шуңа күрә Гөлназны бик күп чакырырга туры килә.Картлык үзенекен итә - әле йөрәк, әле икенче бер җир авырта. Төн уртасында да чакырырга туры килә, ул вакытта да йөгереп килеп җитә. Аңа рәхмәт яусын, дип теләп калам. Фирдәвес белән тигез яшәп, балаларын үстереп, укытып,аларның уңышларына куанып гомер итүләрен телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев