САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Бездән башка беркем дә!", - ди райондашыбыз Руслан Кадыров

Быел Һава десанты гаскәрләре дә 90 еллыгын билгеләп үтәчәк. 1930 елның 2 августында Мәскәү хәрби округының һава гаскәрләре көчләре җыенында Воронеж аэродромына 12 кешелек десант төшә. Нәкъ менә шул көннән башлап, ул Һава десанты гаскәрләренең туган көне дип йөртелә башлый. Бу хакта бөтен ил белә, чөнки “зәңгәр беретлылар” үз бәйрәмнәрен шаушулы итеп, бер сүз белән, киң колач белән билгеләп үтәләр.

Һава десанты гаскәрләре теләсә кайсы армиянең элитасы дип санала, чөнки аларны, һөнәри, әхлакый яктан караганда да, чын геройлар дип әйтергә хокукыбыз бар. Һава десанты гаскәрендә хезмәт иткән ир-егетләребезнең һәммәсе зәңгәр берет һәм зәңгәрле-аклы киемнәр киеп йөрүләре белән горурланалар.

Җәлил поселогында туыпүскән Руслан Рамил улы Кадыров бүгенге көндә Кострома шәһәрендә контракт буенча хезмәт итә. Хезмәт итү вакытында сөйләшү мөмкинлеге юк диярлек, әмма Руслан безнең укучыларыбыз өчен тиз арада кайбер сорауларга җавап бирергә тырышты һәм хезмәттән алган тәэсирләре, фикерләре белән уртаклашты.

— Хезмәт хакыннан мин канәгать, ел саен төрле ярдәм алабыз. Тормыш иптәшем белән фатирда торабыз. Хезмәтемне мин яратып башкарам. Авырлыклар юк түгел, әмма алар барысы да вакытлыча гына бит, таләпләрне, эшеңне тиешле үтәсәң, бар да яхшы була. Киләчәктә төрле файдалы мөмкинлекләрдән кулланырга яраячак. Безнең районнан минем белән бергә әлеге сафта 4 кеше хезмәт итәбез, - ди Руслан.

Бу хакта тулырак газетабызның 2020 елның 29 июлендә чыккан саныннан укыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев