САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман һәм Җәлил ветераннары әлмәтлеләрне таң калдырды

Без әле ой-ой-ой, һич кенә картаерга уйламыйбыз Әй, рәхәт тә яшибез инде. Аптырап торырлыкмыни соң, тамак тук, өс бөтен. Ай саен көне-сәгате белән лаеклы ялның әҗерен биреп торалар (никтер пенсия диеп әйтәсе килми генә бит). Татар халык мәкалендәгечә, "бисмиллаңны әйтеп ашасаң, туярлык". Юк диеп утырсаң , юк инде ул. Әнкәй...

Без әле ой-ой-ой, һич кенә картаерга уйламыйбыз

Әй, рәхәт тә яшибез инде. Аптырап торырлыкмыни соң, тамак тук, өс бөтен. Ай саен көне-сәгате белән лаеклы ялның әҗерен биреп торалар (никтер пенсия диеп әйтәсе килми генә бит). Татар халык мәкалендәгечә, "бисмиллаңны әйтеп ашасаң, туярлык". Юк диеп утырсаң , юк инде ул. Әнкәй мәрхүм әйтә торган иде: "беркайчан әйтмәгез " юк" диеп. Юк дип әйткән саен тапкан малыңның да бәрәкәте кими". Бик дөрес сүзләр.

3 февраль көнне, без зур автобуска төялеп, Әлмәт шәһәренә киттек. Безне анда "Тирән тамырлар" диеп аталган фестивальнең зона турына чакырганнар иде. "Ак калфак" фольклор ансамбле татар халкының "Шома бас" дип аталган, яратып җырлый торган шаян җырын, ә "Родники фольклор ансамбле рус халкының яраткан бәйрәмнәреннән берсе булган "Праздник Кузьминки" күренешен алып бардык. Шулай ук Гөлсинә апа Шигапова бик тә борынгы, инде онытылып бара торган "Тәзкирә" җырын башкарды. Җәлилдән килгән ике коллективны гына түгел, Сарман районыннан килгән коллективларны да, талантлы сәхнә йолдызы Нәвия Гатиятуллина тәкъдим итте. Ә үзе - җырлап, шигырен сөйләп, гармунында сыздырып уйнап "Гармуннар кирәк әле" дип аталган искиткеч номерын тәкъдим итеп, халыкны гынга түгел, жюри членнарын да шаккаттырды. Тагын шуның белән мактанып алыйм әле, безнең күз яуларын алырлык матур итеп тегелгән милли киемнәребез, килгән артистлар арасында иң затлылары иде дисәм, һич ялган түгел. Аны безгә шунда эшләп , лаеклы ялга чыккан идарәбез "Җәлилнефть" тектереп биргән иде.

Арабызда төрле яшьтәге ханымнар - өлкәннәре дә, әле урта яшьтәгеләре генә булса да - без сынатмадык. Үзебезнең күңелләрне дә күтәреп, башка районнардан килгән коллективлар белән аралашып, үзебезнең Сарманнар белән әле кабат - кабат күрешергә сүз куешып, шат күңел белән кайттык.

Мәдәният йорты безнең кебек өлкәннәрне үзләренең канаты астына җыеп, репетицияләр ясатып, өйрәтеп бик зур һәм игелекле эш эшлиләр. Бу аларның өлкәннәргә булган хөрмәтенең билгесе түгелмени.

Шул ук мәдәният йортында өлкән яшьтәге абый-апаларыбыз буш вакытларында фитнес белән дә шөгыльләнә башладылар. Бу да безнең өчен бик зур яхшылык дип кабул итзбез. Чыгымнарны үзебезнең идарәбез дә, мәдәният бүлеге дә күтәрә, рәхмәт аларга.

Безне шулай онытмыйча, теләгән җиребезгә алып барыр өчен техника белән тәэъмин иткән "Җәлилнефть" идарәсенә зур рәхмәт. Эшләрендә уңышлар телик аларга.

Җәлил ветераннар Советы председателе,

"Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат

берләшмәсе члены : Әнисә Минһаҗева

Без бергә булганда көчле.

Без бергә булганда көчле.

Сездәй дуслар бар чагында

Моң , сагышка юк урын.

Озаграк күрешмәсәк

Салынып төшә борын.

Очрашуга сәбәп эзләп

Һич тә тормыйм мин үзем.

Шалтыратып әйтү җитә,

"Сагындым" дигән сүзем.

Чакыруың гына җитсен,

Тиз алар килеп җитә.

Дөрес эшлиләр, дөньяның

Кайчан соң эше бетә.

Текәлекләрен күрсәтеп

Интектерми үзләре.

Җырлары да нинди матур,

Нинди тәмле сүзләре.

Татарның гүзәл мәкале

Дустың булсын якшырак.

Алар яхшы булган саен

Көннәр була яктырак.

Картлыкны да алдап була,

Бары ният кенә ит.

Я дусларыңа барып кил

Яки чакыруларын көт.

Ашыгулар нигә кирәк,

Яшәү матур чынлыкта.

Реклама

Нигә соң аңлыйбыз моны,

Яшибез бит муллыкта.

Бүген кием дә кирәкми

Табын тулы сый-хөрмәт

Яшә бит инде сөенеп,

Тормышлар бара гөрләп.

Бит әле вакыт узмаган,

Йөрәкләр нык тузмаган.

Картлык чабудан тотмаган,

Сукмаган һәи екмаган.

Картлык тапмасын безләрне

Теләгенә ирешмәсен

Адашсын, йөрсен саташып

Сукмаклар кисешмәсен.

Без бу көнгә озак килдек,

Үттек бит урау юллар.

Җиңелдән генә узмады,

Катлаулы булды еллар.

Балалар үстеләр хәзер

Булдылар инде олы.

Табыннар мул, сокланырлык,

Сый -хөрмәт өстәл тулы.

Бу көнгәчә күп йөрсәк тә,

Һәр мизгел үзгә, матур.

Егылсак та торып киттек

Булдык тормышта батыр.

Бәлки булгандыр арада

Үкенечле юлы да.

Бәлки әле булганбыздыр

Язмышларның колы да.

Тик шулай да сынатмыйча

Алга барыйк- без исән .

Сынмый -сыгылмыйча атлыйк

Ходай матур көз бирсен.

Әнисә Минһаҗева Җәлил-Мөслим 7 февраль 2018 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X