САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Бераз моңсу да булып калды"

30 нчы июньдә Рангазар авылында "Шифа" лагереның ябылу тантанасы булды. Елдагыча, ул бик күңелле узды . Оста Коръән укучылар, иң әдәпле, иң сәләтле, "Шифа"ның "энҗе бөртеге" һәм башка номинацияләр буенча җиңүчеләр бүләкләнде, барлык балаларга бүләкләр, Россия Ислам университеты җибәргән Коръән (аятьләренең татарча мәгънәләре) таратылды. Бәйрәмдә катнашучылардан кичерешләре белән уртаклашуларын сорадык....

30 нчы июньдә Рангазар авылында "Шифа" лагереның ябылу тантанасы булды. Елдагыча, ул бик күңелле узды . Оста Коръән укучылар, иң әдәпле, иң сәләтле, "Шифа"ның "энҗе бөртеге" һәм башка номинацияләр буенча җиңүчеләр бүләкләнде, барлык балаларга бүләкләр, Россия Ислам университеты җибәргән Коръән (аятьләренең татарча мәгънәләре) таратылды. Бәйрәмдә катнашучылардан кичерешләре белән уртаклашуларын сорадык.
Сәет хәзрәт Хаков:
- Ел саен "ничек башлап җибәреп, ничек итеп үткәрербез микән" дип борчылабыз. Чөнки балалар белән эшләү - зур җаваплылык. Аллаһыга тапшырып башлыйбыз бу ялларны. Быел 1 нче июньнән 12 нче июньгә малайлар , 18 нче июньнән 30 нчы июньгә кадәр кызлар ял итте. Әлхәмдулилләх, башкарып чыктык. Бераз моңсу да булып калды. Рамазан аеннан соң көч калса, августта балаларны тагын ун көнгә җыеп алырга ният бар.
Нәсимә Сафиуллина, "Шифа" лагереның хуҗалык эшләре мөдире:
- Бүген без бу лагерьның унөченче сезонын яптык. Бу эшләү дәверендә бик күп гаиләләр белән очрашырга туры килде. Лагерьда ятим балалар да шактый күп булды. Үзләренең балаларына дини-әхлак тәрбия бирергә теләгән ата-аналарның күп булулары сөендерә. Балаларның үсешләре күренеп тора: беренче елны хәреф тә танымаган балалар хәзер Коръән укыйлар. Ә алтышар, җидешәр ел килгән балалар, үзләре тәрбияче булырлык хәзер.
Ильяс хәзрәт, Яңа Чишмә районы Зирекле авылы имам-хатыйбы:
- Мин үзем 1996 нчы елдан авылыбызда имам-хатыйб вазифаларын башкарам. Шунда килгәннән бирле балаларны укыту белән шөгыльләнәм. Мәктәп балалары, көн саен диярлек, кич белән дәресләргә йөриләр. Анда без әхлак, гарәп теле дәресләре өйрәтәбез. Быел бездән лагерьга алты бала килде. Алар бөтенесе дә бу яллардан канәгать.
Гөлчәчәк Ибраһимова, Сарман:
- Мин "Шифа" лагерена ун ел йөрдем. Баштарак бала буларак, соңгы елларда тәрбияче итеп куйдылар. Әлбәттә, тәрбияче буларак йөри башлагач, җаваплылык бик артты. Уннан артык баланы карап, барлап торырга кирәк. Үземнең апайларымны карауда тәҗрибә булгач, бик авыр булмады. Лагерьны ел саен көтеп алабыз.
Диләрә Вәгыйзова, лагерьның "энҗе бөртеге":
- Миңа бүген планшет бүләк иттеләр. Мондый зур бүләкне көтмәгән идем. Безгә китергән сөенеч, шатлыклар үзләренә меңләп тапкыр кире әйләнеп кайтсын.
Роза Заһидуллина, Җәлил:
- "Шифа" лагерена ике кызым да быел дүртенче тапкыр килделәр. Бу лагерьның балаларыбыз өчен дә, әти-әниләр өчен дә файдасы бик күп. Ислам дине нигезләре, әдәп-әхлак, Коръән дәресләрендә алган белемнәре балаларыбызга киләчәк тормышларында бик кирәкле. Шулай ук кызлар бер-берсе белән аралашып, дуслашып та, берсен-берсе үзләре үк күпмедер дәрәҗәдә тәрбияли. Дәресләрдән тыш үткәрелгән мәдәни чаралар, төрле кичәләрнең дә тәрбияви йогынтысы зур. Әти-әниләр исеменнән лагерь оештыручыларга, хәзрәтләребезгә, тәрбиячеләргә, пешекчеләргә зур рәхмәтләремне белдерәм. Раббыбыз Аллаһ аларның тормышларын имин кылсын. Кызларга киләчәктә дә "Шифа" лагереннан җан һәм тән шифасы алырга насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев