САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөек Ватан сугышы ветераны Мизхәт Хәлиловка 95 яшь тулды

.

Ветеран Саклаубаш авылында улы һәм килене тәрбиясендә яши. Олуг юбилее белән Мизхәт Хәкимулла улын район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, изге теләкләр белән, истәлек бүләкләре тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры урынбасары Фәридә Рәхимова, авыл җирлеге башлыгы Лилия Габидуллина да ветеранны котлап, сихәт гомер, куанычлы еллар теләделәр. Балалары, тугапнары да матур теләкләрен җиткерделәр. Оныклары телефоннан котладылар.
“Озак яшәүнең серен нәрсәдә күрәсез?” дигән сорауга:
- Тәмәке тартмадым, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмадым, гомерем хезмәттә үтте, - дип җавап бирде Мизхәт абый.
Алдагы көннәре дә саулыкта, хәрәкәттә-бәрәкәттә үтсен.
Тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев