САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәдертдиновлар “Әниләр һәм бәбиләр” проектында катнашалар

“Демография” милли проектын һәм “Ныклы гаилә” Федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында, ТР Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе, ТР мәдәният министрлыгы теләктәшлегендә агымдагы елның февраленнан майга кадәр республмканың 21 районында “Әниләр һәм бәбиләр” музыкаль гаилә проекты үткәрелә.

Анда биш иҗади гаилә катнаша. Илсур һәм Лилия (Муллагалиева) Гыймадиевлар (4 бала), Илназ һәм Гүзәл Бах (3 бала), Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановлар (2 бала), Ришат һәи Айгөл Шәйхетдиновлар (2 бала), Максим һәм Зәмирә Куприяновлар (2 бала).
Танылган җырчылар белән бер сәхнәдә районнарның күпбалалы гаиләләре дә чыгыш ясаячаклар. Уртак гаилә иҗаты гаиләне ныгыта, үз халкыңның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияли. Сарман районын Бәдертдиновлар гаиләсе тәкъдир итәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев