САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бассейн спортчылары игелек акциясендә катнаштылар

Балаларны сөендерү - саваплы эш.

Сарманның "Дулкын" спорт-сәламәтләндерү комплексында шөгыльләнүче кызлар һәм егетләр Инвалидлар декадасы кысаларында игелек акциясенә кушылдылар. Алар тренерлары Илдар Мөхлисуллин җитәкчелегендә әти-әниләр ярдәме белән Каташ-Каран авылында яшәүче физик мөмкинлеге чикләнгән Алия Камалиевага күчтәнәчләр әзерләделәр һәм, өйләренә барып, аны тапшырып кайттылар. Алия күпбалалы гаиләдә үсә. Биш бертуганның иң өлкәне эшли. Бер абыйлары интернатта укый, икенче ир туганнары авыру, аяклары авырта. Ә төпчекләре әлегә балалар бакчасына йөри. Балаларны сөендерү - саваплы эш. Әлеге игелекле гамәлдә катнашкан һәркемгә бары рәхмәт сүзләре барып ирешсен. Тәмле күчтәнәчләргә, матур бүләкләргә Алия һәм аның туганнары бик сөенделәр.

Реклама

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X