САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Банк картасына акчаны кибет кассаларында салу мөмкинлеге булдырырга җыеналар

Яңа сервис ярдәмендә кешегә картаны тулыландыру өчен банкка яки банкоматка барырга кирәкми.

Россия Банкы кибет кассалары аша карталарны тулыландыру системасын кертү мөмкинлеген карый. Бу хакта «Известия» хәбәр итә. «Россия Банкы кассаларда карталарны тулыландыру сервисын еракта урнашкан һәм аз халыклы төбәкләрдә финанс мөмкинлеген арттыру күзлегеннән караганда перспективалы дип бәяли», — дип сөйләделәр Үзәк Банкта. Куелган бурычны хәл итү өчен вакыт кирәк булачак, һәм, бәлки, законнарда үзгәрешләр дә булыр. Яңа сервис ярдәмендә кешегә картаны тулыландыру өчен банкка яки банкоматка барырга кирәкми, чөнки акча күчерү операцияләрен алар якындагы кибеттә кассада үткәрә алачак. 

Фото: pixabay.com

Реклама

Чыганак: tatar-inform.tatar
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X