САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балсыз калмабызмы?

Татарстанның берничә районында бал кортлары күпләп үлә башлаган. Бу хәл Россия төбәкләрендә дә күзәтелә.

Умартачылар үзләре моны авыл хуҗалыгы культураларын куркыныч пестицидлар белән эшкәртүдән күрә. Аларның әйтүенчә, күп кенә авыл җирләрендә агрономнар юк. Шуңа да фермерлар һәм кырда эшләүчеләр үсемлекләргә агуны норманы сакламыйча, кирәгеннән артык күп сибә. Шуның аркасында бал кортлары кырыла.

Россия умартачылары порталыннан алынган мәгълүматларга караганда, узган елны Самара, Ростов өлкәләрендә, Башкортстан һәм Алтайда йөз меңнән артык корт оясы агуланып үлгән. Быел исә Түбән Новгород, Ульяновск, Саратов, Пенза өлкәләрендә, Мордовиядә һәм башка төбәкләрдә шундый очраклар күбәйгән.

2018 елда пестицидлар һәм агрохимикатларның дәүләт каталогын 53 яңа препарат тулыландырган. Алар арасында 19 гербицид, 11 фунгицид, 9 инсектицид, 9 орлык агулагыч һәм 5 үсемлекне үстерүче регулятор бар.

Социаль челтәрләрдәге умартачылар форумнарында да кортлар үлү проблемасы турында фикер алышулар актив бара. Алар Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына бал кортларының күпләп үлүен туктатуны һәм законнарны кабат карауны сораган мөрәҗәгать тә әзерләгән. Мөрәҗәгать авторы әйтүенчә, илдә экологик катастрофа башланган. Агымдагы елда илнең ун төбәгендә генә дә якынча 100 000 корт оясы зыян күргән. Экспертиза нәтиҗәләре кортларның пестицидлардан үлүен раслаган.

Бу хакта тулырак: http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/balsyz-kalmabyzmy

Фото: http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/balsyz-kalmabyzmy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев