Азалак мәдәният йорты республика бәйгесендә җиңеп, грант отты
Җәмгыять

Азалак мәдәният йорты республика бәйгесендә җиңеп, грант отты

Республикада «Авыл җирлекләрендәге иң яхшы мәдәният учреждениеләре һәм хезмәткәрләре» конкурсына нәтиҗә ясалды.

Сарман районының Азалак авыл мәдәният йорты (директоры — Әлмира Габдрахманова) «Авыл җирлегендә урнашкан иң яхшы мәдәният учреждениесе» номинациясендә җиңү яулады. Грант суммасы 186 363 сум тәшкил итә.

Азалаклыларны зур уңышлары белән котлыйбыз!


Нет комментариев