САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Азалак һәм Петровка Завод мәктәпләре укучылары "Инициатива-2014" фестивалендә делегат булдылар

17 майда башкалабыз Казанда балалар оешмаларының "Инициатива-2014" фестивале булды. Фестивальдә Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Гүзәл Локманова, Айгөл Заманова һәм Петровка Завод урта мәктәбеннән Эльвина Андрова делегатлар булып катнаштылар. Олы буын вәкилләре тәрбияләнгән Татарстан республикасы пионер оешмасына быел 91 ел тула. Оешмага 1923 елның 5 июлендә нигез салына. Пионерлар...

17 майда башкалабыз Казанда балалар оешмаларының "Инициатива-2014" фестивале булды. Фестивальдә Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Гүзәл Локманова, Айгөл Заманова һәм Петровка Завод урта мәктәбеннән Эльвина Андрова делегатлар булып катнаштылар.

Олы буын вәкилләре тәрбияләнгән Татарстан республикасы пионер оешмасына быел 91 ел тула. Оешмага 1923 елның 5 июлендә нигез салына. Пионерлар хәрәкәте белән бәйле булган һәркемнең күңелендә чиксез күп хатирәләр сакланган, тормышларында онытылмас эз калган. Бу көн хәзер дә балалар оешмасында эшләүче әйдәманнар, остазлар өчен генә түгел, бәлки балачагы пионерда узган олы буын кешеләренә дә истәлекле һәм кадерле.

Ә безнең девиз мондый: "Һәр көн игелек кыл!". Игелекле эшләргә һәрвакыт әзер булырга кирәк, пионерларны шуңа өйрәткәннәр.

Бүген пионерлар оешмасы хәрәкәтенең дәвамы булып Татарстан варислары берлеге тора. Районыбызның иң күп санлы балалар хәрәкәте - Татарстан Варисла­ры Берлеге үзләренең төп принцип­ларын үтемле һәм төгәл итеп күрсәттеләр. Гәрчә куәтле пионер оешмасын алыштыра алмаса да, кызыл галстук бәйләмәсә дә, республика флагы кебек өчтөсле галс­туклы укучылар: "Без - данлы илнең яңа гражданнары! Безгә бабаларыбыз васыять итеп калдырган!" - диләр.

Татарстан варислар берлеге яшь буын мәнфәгатьләрен чагылдыру,балаларга һәм яшүсмерләргә җәмгыятьтә үз урыннарын табу,төрле яклы үсешкә ирешергә ярдәм итү - аларда, яшь гражданнар буларак, җаваплылык хисе тәрбияләү бурычы куя. Бурычларны тормышка ашыру өчен, түбәндәге юнәлешләрдә эш алып барыла:

- хезмәт - файдалы эшләр башкару һәм укуда бер-береңә ярдәмләшү ул;

- тынычлык - әйләнә-тирә мохит турында кайгырту, туган якны өйрәнү, теләктәшлек ярминкәләре, тынычлык турында җыр фестивальләре үткәрү;

- кайгыртучанлык - шәфкатьлелек, өлкәннәргә һәм кечеләргә булышу, ялгызлар һәм авырулар турында кайгырту;

- ятышлылык - күңелле спорт стартлары, зирәкләр һәм тапкырлар клублары, концертлар оештыру, файдалы һәм кызыклы итеп ял итә белү;

- һөнәрләр - варислар сборларында сәяхәтләр вакытында һәм көндәлек тормышка кирәкле һөнәрләрне үзләштерү.

Оешмада башкарыла торган эшләр мөстәкыйльлеккә, ирекле аралашуга ,үзеңә ошаган эшне сайлап ала белергә, сәләтеңне үстерергә өйрәтә.

Татарстан варислар берлеге - иҗтимагый тормыш мәктәбе ул. Анда катнашу буш вакытны файдалы һәм кызыклы итеп үткәрергә, шәхес буларак танылырга ярдәм итә. Үз оешмаларында балалар демократиягә һәм хәбәрдарлыкка, башка кешеләрне инандыра һәм кирәкле фикерне тыңлый белергә, актив булырга, уңай традицияләрне сакларга һәм яңаларын барлыкка китерергә өйрәнәләр. Балалар оешмасы эше киләчәктә дә дәвам итсен, ә беренче булу омтылышы тормышта этәргеч бирсен!

Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Венера Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев