САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Айсылу Кәлимуллинадан "авыр" дүшәмбе турында шигырь (уены-чыны бергә)

Якшәмбедән дүшәмбегә, Бигрәк якын арасы. Тагын иртә уянасы, Тагын эшкә барасы. Әй, дүшәмбе, дүшәмбе, Маҗарасыз үтәрме? Берәр вакыт дүшәмбене, Күңел сагынып көтәрме? Вакытка сыешып булмый- Эшкә барыр сәгатькә. Кәефләрне бозар өчен, Чыгып тора сәбәп тә. Йокы килә, баш авырта, Еш ачыла авызлар. Күп эшләрне шушы көнгә, Өйгәннәр бит явызлар. Якшәмбе...

Якшәмбедән дүшәмбегә,
Бигрәк якын арасы.
Тагын иртә уянасы,
Тагын эшкә барасы.
Әй, дүшәмбе, дүшәмбе,
Маҗарасыз үтәрме?
Берәр вакыт дүшәмбене,
Күңел сагынып көтәрме?

Вакытка сыешып булмый-
Эшкә барыр сәгатькә.
Кәефләрне бозар өчен,
Чыгып тора сәбәп тә.

Йокы килә, баш авырта,
Еш ачыла авызлар.
Күп эшләрне шушы көнгә,
Өйгәннәр бит явызлар.

Якшәмбе белән дүшәмбе,
Арасында ял сорыйк.
" Ялшәмбе" көн өстәсеннәр,
Әйдәгез, без шуның өчен,
Бәйрәм өстәле корыйк!

Айсылу Кәлимуллина-Фазлыева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев