САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Айгөл Фазыйлова кабат Андрей Малахов тапшыруына килгән... (+ВИДЕО)

4нче стадиядәге яман шеш белән авыручы Айгөл Фазыйлова, кабат Андрей Малахов тапшыруында катнашып, 6 яшьлек Әмирне уллыкка алырга әзер булган берничә хатын-кыз белән танышты. Ул баласы ятим калыр дип курка һәм аңа яңа гаилә табарга өметләнә.

Тапшыруда Айгөл берничә атна дәваланган хоспис директоры Владимир Вавилов катнашкан. Ул пациентының сәламәтлеге турында сөйләде һәм «Ни кызганыч, кире кайтарып булмый» дип белдерде.

«Табиблар мөмкин булганның барысын да эшләде, әмма дәвалап булмый торган авырулар бар. Айгөл моны үзе дә аңлый. Миңа бу хакта еш сөйләргә туры килә…» ди Вавилов.

 

Ике ел элек үк үләсе булган Айгөл исә: «Табиблар «бернәрсә белән дә ярдәм итә алмыйбыз»диделәр. Ә мин әле яшим, йөрим. Минемчә, болар барысы да Раббым һәм улым ярдәмендә» дип уртаклаша.

Фото: скриншот

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев