САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аяз Гыйләҗев китабы – иң күп укылучылардан

Татарстанның Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрә торган "Ел китабы – 2017" бәйгесенә йомгак ясалган.

Милли китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә,

конкурста 328 китап катнашкан, шуларның 46сы – чәчмә әсәрләр, 48е – тезмә әсәрләр (шигърият), 36сы – балалар әдәбияты, 58е – рус телендә чыккан матур әдәбият, 74е – татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 66сы – рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары.

Татарстан нәшриятларында 2017 елда дөнья күргән, 2018 ел дәвамында иң күп укылган китапларны билгеләүдә республиканың 1510 китапханәсе катнашкан. 15 мартта жюри һәрбер номинациядә җиңүчеләрне билгеләгән. Якташ язучыбыз Аяз Гыйләҗевнең “Ягез, бер дога!” (“Давайте помолимся!”) романы  “Рус телендә чыккан матур әдәбият” номинациясендә икенче урынны алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев