САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Автомобильләрнең бәясе күтәрелгәнен сарманлылар беләләрме?

"Автостат" агентлыгы үткәргән күзәтүләр буенча, былтыр яңа автомобильләрнең уртача бәясе 1,33 миллион сумга җиткән. Бу, 2016 ел белән чагыштырганда, 2 процентка күбрәк. Чит ил машиналары якынча 1,55 миллион сумга бәяләнсә, Русиядә җитештерелгәннәре 583 мең сумга төшәчәк. Аеруча ТОП-35 исемлегенә кергән "Geely", "Chery" Кытай автомобильләре кыйммәтләнгән. Аларның бәясе шул тәртиптә уртача...

"Автостат" агентлыгы үткәргән күзәтүләр буенча, былтыр яңа автомобильләрнең уртача бәясе 1,33 миллион сумга җиткән.
Бу, 2016 ел белән чагыштырганда, 2 процентка күбрәк. Чит ил машиналары якынча 1,55 миллион сумга бәяләнсә, Русиядә җитештерелгәннәре 583 мең сумга төшәчәк.
Аеруча ТОП-35 исемлегенә кергән "Geely", "Chery" Кытай автомобильләре кыйммәтләнгән. Аларның бәясе шул тәртиптә уртача 32 һәм 25,5 процентка күтәрелгән. "Volkswagen", "Hyundai", "KIA" автомобильләренең бәясе 10-20 процентка арткан.
Тикшерүчеләр бәясе түбәнәйгән автомобильләрне ачыклаган. Алар арасында УАЗ (-0,2%), "Mercedes-Benz" (-1,1%), "Toyota" (-2,4%), "Land Rover" (-3,3%), "Infiniti" (-9%) автомобильләре бар.
http://kiziltan.ru/
фото:https://vk.com/atannary

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев