САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Август азагы — сентябрь башында виноград куагын ничек тәрбияләргә?

Виноград өлгерми калмасын, җимешләре әчкелтем булмасын өчен башкарасы эшләр турында эксперт Рөстәм Гомәров сөйли.

Татарстанның күп кенә бакчачылары соңгы елларда виноград үстерә башлады. Әмма күпчелек очракта безнең шартларда ул өлгерми кала яки җимешләре әчкелтем була. Татарстанда татлы виноград үстерү — тулы бер фән ул. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы татлы виноград үстерү серләрен әйтте.

Август азагында виноград җимеше сок белән тула, ә бакчачылар моның өчен үсемлекләргә бөтен көчен бирә. Август азагы — сентябрь башында виноград белән ниләр эшләргә кирәклеге турында эксперт Рөстәм Гомәров сөйли.


8
«Августның икенче яртысыннан виноград төрле төсләргә кереп, үзгәрә башлый. Аның тәлгәшләре, кояш нурларын алып, тулалар. Хәзер, азотны киметеп, аларны тукландыруны дәвам итәргә кирәк. Бу чорда төп бурычларның берсе — үсемлекләрнең бөтен көчен тәлгәшләрне тукландыруга юнәлтү», — дип сөйли «Казанская лоза» клубы рәисе Рөстәм Гомәров.

Алга таба виноград куагының өске ягын беренче чын яфракларга кадәр кисәбез. «Якынча 50-60 см алабыз да, кызганмыйча, кисәргә кирәк. Әгәр куак бик озын үсеп киткән булса, 50-70 см дан да күбрәк кисәргә була», — ди тәҗрибәле белгеч.

Виноград — сезон дәвамында 7-10 метрга кадәр үсә торган үсемлек. «Туклану согы шул массаны үстерү өчен китә, ә без, кисеп, аны туктатабыз һәм сок тәлгәштә кала. Алга таба виноград тәлгәшләрендә шикәр җыела башлый. Кискән вакытта алынмый калган ян-як өстәмә үсентеләрне дә алабыз, кызганмыйча алырга кирәк аларны, күбрәк киссәң, яхшырак була. Тәлгәшне өлгертү өчен ике метр куак җитә», — дип киңәш итә виноградчы.

Виноград тизрәк өлгерсен өчен, аларны кояш нурлары төшәрлек итеп ачарга кирәк. Җимешләрне ачабыз, аларны кояштан каплап торган түбән яфракларны кисәбез. Шулай эшләгәндә, алар тизрәк шикәр туплый башлый.

Тиздән уңыш җыю вакыты килеп җитә, әмма күңелле мизгелләр белән мавыгып, үсемлекләрне авыруларга каршы биопрепаратлар белән эшкәртү турында онытмаска кирәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, теләге булган һәркем Аграр университет каршындагы «Казанская лоза» клубында виноград сәнгатенә өйрәнә ала.

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев