САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Асия Газдаловна валерьян кулланырга киңәш итә

Валерьян, ягъни песи үләне Асия Газдаловнаның бакчасында үсә.

-Орлыктан утырттым, тамырлы үсемлегеннән дә китә. Моның өчен махсус сукмак буен сайладым, валерьян яныннан үткән саен, хуш исен исним. Ул тынычландыра, йөрәк өчен дә файдалы, - ди Асия Газдаловна.

Валерьян халык телендә “кәҗә сакалы” дип тә йөртелә. Белгечләр әйтүенчә, ул аритмиядән, атеросклероздан, баш авыртуыннан, лишайдан файдалы. Бу үлән ярдәмендә тамырларны да дәвалыйлар һәм чистарталар. Физик һәм акыл аруыннан, йокысызлыктан кулланалар. Ике ай дәвамында иснәгән очракта, канның составын яхшырта. Ә менә чәчәкләре, киресенчә, ярсыткыч тәэсиргә ия.
Асия Газдаловнадан берничә рецепт.
Аритмиядән: 2 өлеш валерьян, 3 өлеш ромашка, 5 өлеш тмин орлыгын алырга, 2 аш калагы катнашма өстенә 0,5 литр кайнар кайнаган су салырга, яхшылап төреп, 1 сәгать төнәтергә кирәк. Көнгә ике тапкыр яртышар стакан куланыгыз.
Баш авыртудан: валерьян тамыры өстенә 300 мл кайнаган кайнар су салыгыз. Төреп, бер сәгать төнәтегез. Көнгә өч-дүрт тапкыр 50-100 мл эчегез.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев