САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

…Алтын яфрак яуган чагында

Якты йөзе, татлы сүзе белән Саклана ул сабый җанымда. Очрашам мин һәрчак аның белән Алтын яфрак яуган чагында. Әйе, кояш нурларында уйный-уйный, урамнарда алтын яфрак яуган чагында безнең һәркайсыбыз тагын бер кат якты балачагыннан, күңелдә иң матур хатирә булып сакланучы мәктәп елларыннан әйләнә. Хәтерләрдә яраткан укытучыларыбыз белән бәйле истәлекләр яңара,...

Якты йөзе, татлы сүзе белән
Саклана ул сабый җанымда.
Очрашам мин һәрчак аның белән
Алтын яфрак яуган чагында.
Әйе, кояш нурларында уйный-уйный, урамнарда алтын яфрак яуган чагында безнең һәркайсыбыз тагын бер кат якты балачагыннан, күңелдә иң матур хатирә булып сакланучы мәктәп елларыннан әйләнә. Хәтерләрдә яраткан укытучыларыбыз белән бәйле истәлекләр яңара, күңелләр үзендә булган иң күркәм сыйфатларны укучыларына тапшыра алучы гүзәл затларга карата рәхмәт хисләре белән тула. Дүшәмбе көнне район мәдәният йортында Укытучылар көне уңаеннан үткәрелгән тантана да шундый мизгелләргә бай булды.
Мәгариф хезмәткәрләрен иң элек бәйрәм белән район Советы аппараты җитәкчесе Ф.Вәлиев тәбрикләде. "Үз эшенә чын күңелдән бирелгәннәр генә күп еллар буе бу хезмәтне үти ала. Сез аны зур җаваплылык, тырышлык белән башкарасыз. Балаларны яратуыгыз өчен рәхмәт сезгә", - диде ул. Мәгариф өлкәсендәге күпьеллык тырыш хезмәтләре өчен Ләке мәктәбе директоры Э.Дәүләтшинага, Сөлек башлангыч мәктәбе директоры Ф.Әхмәтшинага, Җәлил поселогының "Аленушка" балалар бакчасы мөдире Ә.Йосыповага, Сарман гимназиясе укытучысы Э.Минһаҗевага, Сарман мәктәбе укытучысы Л.Хаҗиевага район Советының Почет грамоталарын тапшырды. Җәлил 2 нче мәктәбе укытучысы Л.Шәйдуллина, Җәлил 1 нче мәктәбеннән И.Бәдретдинова, Сарман гимназиясе укытучысы Г.Арсланова ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесенә ия булдылар. Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Г.Габидуллин да иң уңганнарны билгеләп үтте - Җәлил 2 нче мәктәбе укытучылары Л.Шәйдуллина, Ч.Шәйдуллина, А.Борһанованы, Азалак мәктәбеннән Г.Кәримова, Иске Минзәләбаштан Г.Җиһаншина, Сарман урта мәктәбеннән Ф.Сафинны бүләкләп үтте. Аннан соң сәхнә түренә укучылары тарафыннан бүген дә тирән ихтирам, зур хөрмәт белән искә алына торган ветеран укытучылар чакырылды - Саклаубаштан Гомәр Мәгъдәнурович, Шәрләрәмәдән Вәсимә Габдулловна, Морбаштан Дөрия апа, Сарманнан Сания Әхмәтовна, Гөлзадә Мирсәетовна, Вакыя Фатиховна, Лидия Александровна, шактый еллар Рангазар мәктәбендә хезмәт куйган Нәҗибә Шакирҗановна һәм Илфат Зарипович, Люция Мәснәвиевна, Мортыштамактан Рәшидә апа, Янурыстан Фәйрүзә Һадиевна… Аларга бүгенге көндә халык хуҗалыгының төрле тармакларында җаваплы хезмәт башкаручы укучылары чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр, күңелләрендә гомер буе сакланучы ихтирам хисләрен җиткерделәр. Районның мәгариф тармагында хезмәт куючылар аларга бәйрәм сәламнәрен җыр һәм бию аша ирештерделәр.
Балаларга гомер буе белем һәм тәрбия биргән, бүгенге көндә Мортамак авылының ак әбисе булган, шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыенучы Рәшидә апа Дәүләтханова: "Тәрбия эшендә түземлелек, сабырлык, күп вакыт, көч-куәт кирәк. Бәхет үзе ишектән килеп керми, ул тырыш хезмәт белән яулана. Мактаулы хезмәтегездә уңышлар юлдаш булсын. Балаларны үткен фикер, зирәк акыл, күркәм холык, йомшак фигыль белән тәрбияләгез", - диде, мәгариф хезмәткәрләрен бәйрәм белән тәбрикләп.
Әйе, бала күңеле - уңдырышлы җир кебек. Ә укытучы аңа орлык - игелеклелек, яктылык, белем орлыклары салучы. Ул шулай ук синең язмышыңны алдан күреп, дөрес юл күрсәтүче, йөрәгеңдә яшәү дәрте, илһам кабызучы, аң-белем биреп, олы тормыш юлына бастыручы. Бәйрәмдә яңгыраган шигырь юллары да - шул хакта:
Бар гомерне җитәр яктыртырга
Сез кабызган утның яктысы.
Нурга күмсен иде гомерегезне
Безнең гомернең дә балкышы…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев