САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Җәлил волонтерларына республика җитәкчеләре дә рәхмәт әйттеләр

“Сушим-парим для СВОих” төркеме хакында Җәлил поселогында бары рәхмәт һәм хезмәтләре өчен горурлык сүзләре генә ишетергә мөмкин.

13 меңгә якын кап берничә төрле коры аш әзерләгәннәр алар, чәйләр төргәкләгәннәр, токмач киптергәннәр. Ашның һәр кабына берничә тәмле кәнфит тә беркетәләр. Хезмәтләрен югары бәяләп, Ватан волонтерлары берлеге үзләренә Рәхмәт белдергән, Рәхмәт хатлары җибәргән. Изге гамәл кылучылар ярдәм кулы сузган район, поселок җитәкчеләренә, хәйрия эшләрендә катнашкан район халкына, мәктәп укучыларына рәхмәтлеләр.

Районга килгәч, оста куллы волонтерларның хезмәте белән ТР Премьер-министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров та кызыксынды һәм рәхмәтен әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев