САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлил икенче санлы мәктәбендә «Татар җыры» фестивале узды

-

Туган тел көнендә Тукай телендә
Икенче санлы Җәлил мәктәбендә "Татар җыры" фестивален оештыру матур традициягә әйләнде. Ул мәктәпнең талантлы егете Булат Сөләйманов истәлегенә багышлана. Җыр-моңга гашыйк егет Әлмәт музыка көллиятендә укыганда фаҗигале төстә һәлак булды. Бүгенге җыр бәйгесендә укучылар гаиләләре белән чыгыш ясадылар. Кемнәрдер әти-әнисе, туганнары белән, кемнәрдер әнисе белән парлап, кемдер апа-абыйлары, эне-сеңелләре белән, кемнәрдер әби-бабайларны да сәхнәгә алып чыктылар. Гаилә елында шундый матур, иҗади бер чара булды бу. Күңелдә кабат бөек Тукаебызның сүзләре яңарды: "Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул". Никадәр талантлы, моңлы  кешеләр безнең янәшәбездә!  Шуңа да жюри әгъзалары - музыка укытучыбыз Регина Ихсанова, мәдәният хезмәткәре Ильяс Насыйров (Булатның сабакташы), шагыйрь Рәис Кәлимуллинга җиңүчеләрне бәяләү бер дә җиңел булмады. Җиңү Вафина Камилә белән аның әнисе Рүзиләгә елмайды. Призер исеменә Мөхәммәтрәхимова Карина һәм аның бабасы Илшат Вәлиев дуэты,  Аишә, Әминә Бариеваларның әниләре Гүзәл белән булган чыгышлары лаек булды. Барлык катнашучы гаиләләргә дипломнар, баллы приз тапшырылды. Призлар өчен без үзебезнең мәктәпне тәмамлаган Илдар Гарифуллинга рәхмәтле. Җыр бәйгесе Шигырь укучылар бәйгесендә җиңү яулаган укучыларның чыгышлары белән үрелеп барды һәм шигърият һәм җыр бәйрәменә әверелде. Чакыруны кабул иткән һәр гаиләгә зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев