САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алганчы ныклап уйла

Соңгы елларда суд приставлары хезмәтенә кредит әҗәтләрен эзләп алу буенча башкарма документлар һаман күбрәк керә бара. Август башына район бүлегендә, узган елдан калганнарны да кертеп, кредит учреждениеләре файдасына физик затлардан әҗәтләрен эзләп алу турында барлыгы 21 миллион 472 мең сумга 407 башкарма производство исәпләнде. "Башкарма производство турында"гы федераль законда каралган...

Соңгы елларда суд приставлары хезмәтенә кредит әҗәтләрен эзләп алу буенча башкарма документлар һаман күбрәк керә бара.
Август башына район бүлегендә, узган елдан калганнарны да кертеп, кредит учреждениеләре файдасына физик затлардан әҗәтләрен эзләп алу турында барлыгы 21 миллион 472 мең сумга 407 башкарма производство исәпләнде. "Башкарма производство турында"гы федераль законда каралган нигездә җиде айда 5 мил-лион 850 мең сумга 127 башкарма производство төгәлләнде. Бүгенге көндә суд приставлары хезмәтенең район бүлегендә кредит оешмалары файдасына әҗәтләрне эзләп алу турында 15 миллион 681 мең сумга 288 башкарма производство бар. Бу юнәлештә эшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, бүлек 25 нче июльдән 30 нчы сентябрьгә кадәр кредитор әҗәтләрне эзләп алу буенча акция үткәрә. Әлеге акция кысаларында бүлек хезмәткәрләре кредит оешмалары вәкилләре белән берлектә әҗәтлеләрнең өйләрендә булалар, әҗәтләрен каплату өстендә эш алып баралар. Әҗәтләрне хезмәт хакыннан тотып калу буенча да эш бара. Әҗәтлеләргә - физик затларга - мәшгульлек үзәгенә юллама алу мөмкинлеге турында хәбәр ителәчәк. Әлбәттә, әҗәтлеләрнең РФ территориясеннән читкә чыгуларын чикләү буенча да эш активлаштырылды. Аның кайда икәнлеге билгеле булмаган очракта, эзләү эшләре кузгатылачак.
Гражданнарга шуны искәртәсе килә: кредит алыр алдыннан түләү мөмкинлегегез турында тагын бер кат ныклап уйлагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев