САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Александровка мәктәбендә методик берләшмә узды

9 нчы февраль көнне МБББУ "Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмәсе узды. Темасы "Мәктәптә милли тәрбиянең үсеш юллары". Башлангыч сыйныф укытучылары Суербаева Р. Р., Ильясова Л. Н., Мәрдәнова Р. Т. һәм Загретдинова Ф. Ф. югары дәрәҗәдәге ачык дәресләр күрсәттеләр . Шулай ук инглиз теле укытучысы...

9 нчы февраль көнне МБББУ "Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмәсе узды. Темасы "Мәктәптә милли тәрбиянең үсеш юллары". Башлангыч сыйныф укытучылары Суербаева Р. Р., Ильясова Л. Н., Мәрдәнова Р. Т. һәм Загретдинова Ф. Ф. югары дәрәҗәдәге ачык дәресләр күрсәттеләр . Шулай ук инглиз теле укытучысы Габдрахманова А. М. кунаклар өчен "Хәзер мин беләм" дип аталган мастер-класс үткәрде. Кунакларны рус халык бәйрәме "Масленица" белән сөендерделәр. Аның барышында башлангыч сыйныф укучылары рус халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын җыр, бию, мәкальләр һәм "Гөрләвек" уены аша күрсәттеләр.

Чараның максаты: «Май чабу» бәйрәменең гореф-гадәтләре белән таныштыру.

Бурычлар:
1."Май чабу" бәйрәме белән таныштыру, укучыларга халык традицияләре, гореф-гадәтләре, ышанулары турында күзаллауны киңәйтү;
2. Эмоциональ-ирек өлкәсен, иҗади һәм акыл сәләтләрен үстерү, уңай тәэсир һәм бәйрәм кәефе тудыру;
3. Рус халкының мәдәниятенә, тарихына кызыксыну уятып, борынгы гореф-гадәтләрен оныттырмау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев