САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Алда – яңа үрләр

Күңел­ле җәй арт­та кал­ды. Мәк­тәп­ләр ба­ла­лар­ның шат та­выш­ла­ры бе­лән тул­ды. Һәр­ва­кыт­та­гы­ча, Сар­ман гим­на­зи­я­се үз уку­чы­ла­рын зур әзер­лек бе­лән кө­теп ал­ды. Уз­ган уку елы гим­на­зия өчен бик нә­ти­җә­ле бул­ды: ра­йон мәк­тәп­лә­ре ара­сын­да БДИ күр­сәт­кеч­лә­ре бу­ен­ча Сар­ман гим­на­зи­я­се 1нче урын­га чык­ты. 2012 ел­да уку­чы­лар 11 фән бу­ен­ча БДИ тап­шыр­ды­лар. Рус те­ле һәм...

Күңел­ле җәй арт­та кал­ды. Мәк­тәп­ләр ба­ла­лар­ның шат та­выш­ла­ры бе­лән тул­ды. Һәр­ва­кыт­та­гы­ча, Сар­ман гим­на­зи­я­се үз уку­чы­ла­рын зур әзер­лек бе­лән кө­теп ал­ды.

Уз­ган уку елы гим­на­зия өчен бик нә­ти­җә­ле бул­ды: ра­йон мәк­тәп­лә­ре ара­сын­да БДИ күр­сәт­кеч­лә­ре бу­ен­ча Сар­ман гим­на­зи­я­се 1нче урын­га чык­ты. 2012 ел­да уку­чы­лар 11 фән бу­ен­ча БДИ тап­шыр­ды­лар. Рус те­ле һәм ма­те­ма­ти­ка бу­ен­ча мәҗ­бү­ри бул­са, кал­ган фән­нәр­не ба­ла­лар үз­лә­ре сай­ла­ды­лар. Уз­ган уку елы бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да, рус те­ле, та­рих, би­о­ло­гия, инг­лиз те­ле, җәм­гы­ять бе­ле­ме, ге­ог­ра­фия бу­ен­ча бал­лар юга­ры бул­ды. Ра­йон­да мәҗ­бү­ри фән­нәр күр­сәт­кеч­лә­ре бу­ен­ча иң ях­шы рей­тинг­лы мәк­тәп­ләр ара­сын­да гим­на­зи­я­ның бу­луы, укы­ту­чы­лар - ма­те­ма­ти­ка­дан Г.Гыйль­фа­но­ва, рус те­лен­нән А.Юны­со­ва, Г.За­ри­по­ва, Ф.Гый­ма­зо­ва­ның фи­да­карь хез­мә­те нә­ти­җә­се. Шу­лай ук та­рих һәм җәмгыять бе­ле­ме (укы­ту­чы­сы А.Ка­ша­по­ва), би­о­ло­гия (Л.Ша­ми­ло­ва), ге­ог­ра­фия (Э.Ша­ки­ров), инг­лиз те­ле (Э.Мин­һа­җе­ва) бу­ен­ча да БДИ бал­ла­ры ра­йон һәм рес­пуб­ли­ка күр­сәт­кеч­лә­рен­нән юга­ры бул­ды. Әгәр ра­йон­да 2011 ел­да сай­лап алын­ган фән­нәр бу­ен­ча юга­ры балл ( 85) җый­ган уку­чы­лар са­ны 17 бул­са, шу­лар­ның бер­се ге­нә гим­на­зия уку­чы­сы иде, ә 2012 уку елын­да ин­де 35 уку­чы­ның 17се гим­на­зи­я­не­ке бу­лу эш­нең ни дә­рә­җә­дә юга­ры ку­ел­га­нын күр­сә­теп то­ра. Бу урын­да гим­на­зи­я­без­гә дан өс­тә­гән уку­чы­ла­ры­быз­ны да атап кит­ми­чә һич мөм­кин тү­гел. А.Га­лиул­ли­на, А.Фә­рет­ди­но­ва, Р.Хә­би­бул­ли­на, Л.Гай­фет­ди­но­ва, Р.Нур­га­ли­е­ва, И.Хәй­рул­лин, Р.Сә­лим­җа­но­ва, А.Шә­ри­по­ва, И.Юны­сов, Б.Ха­ри­сов, С.Ка­ма­ли­ев, А.Хөс­нет­ди­но­ва ае­рым фән­нәр бу­ен­ча - 86-90, ә Л.Вә­ли­е­ва би­о­ло­гия, хи­мия, рус те­ле бу­ен­ча - 91 балл, К.Куз­не­цо­ва та­рих һәм рус те­ле бу­ен­ча 90 балл җый­ды­лар. Уку елы нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча 8 уку­чы­га -ал­тын, 4се­нә кө­меш ме­даль тап­шы­рыл­ды. Баш­ка уку­чы­лар да сы­нау­лар­ны үтеп, үз­лә­ре те­лә­гән уку йорт­ла­ры­на кер­де­ләр. Укы­ту­чы­лар­ның хез­мә­те дә рес­пуб­ли­ка һәм Рә­сәйкү­ләм юга­ры­лы­гын­да бил­ге­лән­де. Уз­ган уку елы нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча гим­на­зи­я­нең 10 укы­ту­чы­сы рес­пуб­ли­ка­ның "Иң ях­шы укы­ту­чы­ла­ры" Гран­ты­на ия, 4 укы­ту­чы яңа тех­но­ло­ги­я­ләр кул­лан­ган өчен "Рә­сәй укы­ту­чы­ла­ры­ның мак­тау так­та­сы" исем­ле Бө­тен­рә­сәй мәгъ­лү­ма­ти Ин­тер­нет-пор­тал­ның лау­ре­а­ты бул­ды­лар. Мон­дый ях­шы нә­ти­җә­ләр бе­лән 2012-2013 уку елы­на ке­рү бик ку­а­ныч­лы, чөн­ки бы­ел гим­на­зия үзе­нең 35 ел­лык юби­ле­ен бил­ге­ләп үтә­чәк. Бу­ын­нар чыл­бы­рын өз­ми­чә, ра­йон, рес­пуб­ли­ка кү­лә­мен­дә үз йө­зе бул­ган аб­руй­лы уку йор­ты исе­мен йөр­тү зур көч таләп итә.

Үз эчен­дә­ге эш­ләр­дән тыш, гим­на­зия Мә­га­риф сис­те­ма­сын­да бар­ган бө­тен яңа­рыш­ны да үз ва­кы­тын­да ка­бул итеп, эш­не оеш­ты­рып җи­бә­рә. Уз­ган уку елы да ва­кый­га­лар­га бай бул­ды. Ел дә­ва­мын­да ра­йон мәк­тәп­лә­ре төр­ле бәй­ге­ләр­дә кат­наш­ты­лар, ә ин­де укы­ту­чы­лар­ның ав­густ ки­ңәш­мә­сен­дә бу бәй­ге­ләр­гә нә­ти­җә ясал­ды. Уз­ган уку елын­да бер­ни­чә яңа төр бәй­ге­ләр үт­те. Бер­се аның "Иң ях­шы мәк­тәп аш­ха­нә­се" дип атал­ган иде. Бу бәй­ге­дә дә без­нең гим­на­зия аш­ха­нә­се иң ях­шы дип атал­ды. Бе­лем би­рү оеш­ма­ла­ры­на бу уку елы та­гын бер яңа­лык өс­тә­де. 2012-2013 уку елын­да яңа прог­рам­ма эш­ли баш­лый, ул "Дә­рес­тән соң мәк­тәп" дип ата­ла. Бу прог­рам­ма ни­ге­зен­дә уку­чы­лар­ның буш ва­кы­тын нә­ти­җә­ле итеп оеш­ты­ру, алар­га өс­тә­мә бе­лем би­рү, төр­ле тү­гә­рәк­ләр­гә тар­ту, фи­зик, хез­мәт тәр­би­я­се би­рү, фән­ни-га­мә­ли эш бе­лән ма­вык­ты­ру ке­бек ча­ра­лар ка­рал­ган. Бу юнә­леш­тә дә гим­на­зи­я­дә эш оеш­ты­рыл­ган, тәҗ­ри­бә туп­лан­ган. Әл­бәт­тә, ал­да яңа про­ект­лар, прог­рам­ма­лар бу­ла­чак. Яңа үр­ләр яу­лый-яу­лый, ки­лә­чәк­кә өмет һәм ыша­ныч бе­лән ал­га ба­ру­чы Сар­ман гим­на­зи­я­се­нә уңыш­лар юл­даш бул­сын.

РӘСЕМДӘ: Сарман гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Мәтҗанова район башлыгы Н.Закиров кулыннан грант ала. Ул узган ел "Мәгариф" өстенлекле милли проекты җиңүчесе булды, ике ел рәттән "Безнең иң яхшы укытучы" республика конкурсында шулай ук җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев