САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алар да – безнеке

"Алар да - безнең кешеләр. Яңа тормышка ничек җайлы яраклашсалар, проблемалар да шулкадәр ким булачак", - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеокиңәшмә режимында Кремльдә үткән Республиканың куркынычсызлык Советы утырышында , төрмәдән чыкканнарга да ярдәм кирәклеген искәртеп. Билгеле булганча, бүгенге көндә иректән мәхрүм итү урыннарында 13 меңнән артык кеше исәпләнә. Шуларның...

"Алар да - безнең кешеләр. Яңа тормышка ничек җайлы яраклашсалар, проблемалар да шулкадәр ким булачак", - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеокиңәшмә режимында Кремльдә үткән Республиканың куркынычсызлык Советы утырышында , төрмәдән чыкканнарга да ярдәм кирәклеген искәртеп.
Билгеле булганча, бүгенге көндә иректән мәхрүм итү урыннарында 13 меңнән артык кеше исәпләнә. Шуларның яртысы - рецидивист, аерым алганда, 3,7 меңе - икенче, 4 меңнән артыгы өч һәм аннан да күбрәк җинаять кылган. Президент фикеренчә, бу саннар профилактика системасында җитешсезлекләр булуы турында сөйли. Хөкем ителгәннәрнең 90 проценттан артыгы - эш яшендәгеләр. Рөстәм Нургалиевич соңгы елларда авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең ике мәртәбә артуын, аның 27 процентының - төрмәдә булганнар, ә һәр унынчысының элек хөкем ителгән хатын-кызлар тарафыннан эшләнгән булуын да билгеләп үтте. Кабат җинаять кылуга китергән төп сәбәпләр дә аталды. Алар: яшәү урыны, эш булмау, якыннары белән уртак тел таба алмау, эчүчелек. Кичекмәстән тиешле чаралар күрергә, иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайтучыларны административ күзәтү астына алырга, адаптация мәсьәләләренә игътибар бирергә кирәк, диде Президент. Шунысы да билгеле булсын, 2011 елның 1 июленнән эчке эшләр, җәзаларны үтәтү бүлеге хезмәткәрләренә төрмәдән чыкканнарны административ күзәтү астына алу турында судка үтенеч белән мөрәҗәгать итү хокукы бирүче Федераль Закон гамәлгә керде. Быелның 5 ае нәтиҗәләре буенча гына да Татарстан эчке эшләр органнарында 6,5 мең кеше профилактик учетта тора. Шуларның 674е - административ күзәтүдә. Тик бу - барлык иреккә чыкканнарның 10 проценты гына. Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Р.Гыйльманов, җәзаларны үтәтү хезмәтенең Федераль идарәсе начальнигы Д.Хамадишин, Татарстан прокуроры К.Әмиров та үз чыгышларында әнә шуларга тукталдылар, уңай, кимчелекле якларны атадылар, алга бурычлар куйдылар.
Киңәшмәдә социаль адаптация чаралары турында сөйләшүгә дә зур урын бирелде. Татарстан хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау министры А.Шәфигуллин чыгышыннан күренгәнчә, 2012 елда иреккә чыкканнарга 58 эш урыны бүлеп бирелгән. 2010 елда аның 79, узган ел 67 булуын искә алсак, ул елдан-ел кими. Оешма, предприятие җитәкчеләре андыйларны эшкә алырга бик атлыгып тормый. Тәкъдим ителгән эшләрдә дә хезмәт хаклары бик түбән. Узган ел гына да мәшгульлек үзәкләренә 1105 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның бары 273е генә эшкә урнашкан. Быел 473 мөрәҗәгать итүченең 91е эшле булган. Һөнәри белемнәре булмау да эшкә урнашуда кыенлык тудыра, ди министр.
Бу өлкәдә районда хәлнең торышы ничек соң? Полиция участок уполномоченныйлары бүлегеннән алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенге көндә исәптә элек хөкем ителгән 75 кеше бар. 15е административ күзәтү астына алынган. Шуларның 8е җәза үтү урыннарында күзәтүгә алынса, 7се суд аша эчке эшләр бүлеге биргән үтенеч буенча куелган. Эш һәм мәшгульлек үзәгендә 5 кеше исәптә тора.
Бар урында да - бер үк проблема. Шунлыктан Татарстан Президенты оешма, предприятие, муниципалитет җитәкчеләренә бу мәсьәләгә җитди карарга, иректән мәхрүм ителү урыннарыннан чыкканнарны эш, яшәү урыны белән тәэмин итү, эш урыннарын булдыру юнәлешендә ныклап эшләргә һәм киңәшмәдә күтәрелгәннәрне бергәләп хәл итәргә кушты. Аның фикеренчә, республикадагы социаль стабильлек, иң беренче чиратта, бу категория гражданнар белән ничек эшләүгә, аларга эш һәм яшәү өчен нинди шартлар булдыруга да бәйле. Тик "тегеннән" кайтканнарга карата булган мөнәсәбәтне ничек үзгәртергә? Моның өчен безгә әле вакыт кирәк. Күпме? Әлегә билгесез...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев