САРМАН
  • Рус Тат
  • “Ак торна өмете”ндә

    Сарман балалар китапханәсендә 2009 елдан әнә шул исемдәге китап укучылар клубы эшләп килә. Инвалидлар ункөнлеге кысаларында китапханә мөмкинлекләре чикләнгән 35 баланы "Шәфкатьлелек һәр заманда кирәк, шәфкатьлерәк булыйк, кешеләр" дигән кичәгә чакырды. Шигырь юллары аша балаларга иң изге теләкләр юлланды, "Ак торна өмете" проекты турында сөйләнде, интеллектуаль уен оештырылды. Ахырда балалар...

    Сарман балалар китапханәсендә 2009 елдан әнә шул исемдәге китап укучылар клубы эшләп килә.

    Инвалидлар ункөнлеге кысаларында китапханә мөмкинлекләре чикләнгән 35 баланы "Шәфкатьлелек һәр заманда кирәк, шәфкатьлерәк булыйк, кешеләр" дигән кичәгә чакырды. Шигырь юллары аша балаларга иң изге теләкләр юлланды, "Ак торна өмете" проекты турында сөйләнде, интеллектуаль уен оештырылды. Ахырда балалар үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Алинә һәм Аделина Халитовалар шигырь сөйләделәр, Раушан Солтанов курайда уйнады, Г.Тукайның "Аю мәҗлесе" дигән шигырен сөйләде (рәсемдә). Очрашуга килгән һәр бала бүләк алды. Бүләкләр Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Р.Әхмәдуллин һәм шәхси эшмәкәр Р.Рамазанов ярдәме белән әзерләнде. Аларга һәркем рәхмәтле калды.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: