САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Ак төннәр”дә – Сарман егете

1 июльдә Санкт-Петербургта "Ак төннәр" дип исемләнгән XXIII халыкара марафон үтте. Анда 34 илдән 1013 кеше катнашты. Ир-атлар - 42 километр 195 метр, хатын-кызлар 10 километр дистанциядә көч сынашты. 1990 елдан бирле үткәрелеп килүче марафонның чикләре елдан-ел киңәя. Быел анда Татарстаннан да 4 кеше катнашты. Шуларның берсе - Сарман авылыннан...

1 июльдә Санкт-Петербургта "Ак төннәр" дип исемләнгән XXIII халыкара марафон үтте. Анда 34 илдән 1013 кеше катнашты. Ир-атлар - 42 километр 195 метр, хатын-кызлар 10 километр дистанциядә көч сынашты. 1990 елдан бирле үткәрелеп килүче марафонның чикләре елдан-ел киңәя. Быел анда Татарстаннан да 4 кеше катнашты. Шуларның берсе - Сарман авылыннан Фәнис Фәретдинов (рәсемдә). Ул, Сарман данын яклап, бу араны 2 сәгать 53 минутта үтте, 45-50 яшьлекләр арасында җиденче булды. Аңа марафонның махсус медале тапшырылды. Фәниснең мондый марафонда инде дүртенче мәртәбә катнашуы. Сөйләвеннән аңлашылганча, "Ак төннәр" - Санкт-Петербургның ел да үткәрелә торган иң зур спорт бәйрәмнәренең берсе. Аны, сәламәт яшәү рәвеше алып бара торганнар белән бергә, профессиональ спортчылар да көтеп ала. Анда теләгән һәркем үз мөмкинлеген сыный. Программада төрле каршылыктагы дистанцияләр каралган. Балалар өчен дә стартлар оештырыла. Төп сәхнәдә төрле музыкаль күңел ачу программалары була. Ә шулай да авыр булдымы, дибез аңа. "Әлбәттә, соңгы километрларда кыенгарак туры килде. Әмма марафонда катнаша алу - зур куаныч. Ул миңа төрле илләрдән килгән спортчылар белән аралашу мөмкинлеген тудырды. Мин моннан рухланып кайтам һәм барлык кешегә спорт, аның, аеруча, йөгерү төре белән шөгыльләнергә киңәш итәм. Ул - спортның иң халыкчан төре. Аның өчен бары теләк кенә кирәк", - ди Фәнис.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев